Фәрит Мөхәммәтшин: «Без бер-беребезгә якыная һәм ныграк кирәк була башладык»

Бүген Түбән Новгородта Россия һәм Беларусь төбәкләренең «Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» XII Форумы үз эшен пленар утырыш белән тәмамлады. Аңа нәтиҗәләр ясап, форумда Татарстан делегациясен җитәкләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый очрашуларның ике дәүләтнең төбәкара хезмәттәшлегенең яңа юнәлешләрен үстерергә мөмкинлек бирүенә басым ясады.

Көннең беренче яртысында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова ике ил төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Көннең икенче яртысында дәүләт хакимияте органнары, федераль һәм төбәк профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия һәм Беларусь эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында форумның пленар утырышы узды. Анда төбәкара хезмәттәшлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм перспективалар билгеләнде.

Пленар утырышта катнашучыларга видеосәламләү белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко мөрәҗәгать итте.

«Төбәкара хезмәттәшлек темасы даими рәвештә ике дәүләт башлыкларының эш көне тәртибендә тора, – дип басым ясады Валентина Матвиенко, пленар утырышны ачып, – Россия һәм Беларусь  Президентларының иптәшләрчә мөнәсәбәтләре дәүләтләребезнең стратегик туганлыгы өчен ныклы нигез булып тора, дип әйтер идем. Бергә без алга барабыз, безнең интеграция бер урында тормый. Союздаш дәүләт иң уңышлы интеграция проекты булды. Берничә ел эчендә 28 союз программасы гамәлгә ашырылды», - диде ул.

Татарстан, гадәттәгечә, форум мәйданчыклары эшендә актив катнаша. Безнең республика Беларусь белән товар әйләнеше буенча алдынгы партнерлар унлыгына керә. Узган ел товар әйләнеше 742,4 млн  доллар тәшкил иткән. Беларусь Татарстанга импорт кертүче илләр арасында импортның гомуми күләме буенча икенче урында һәм Татарстан продукциясен экспортлау буенча җиденче урында тора.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форум кысаларында журналистлар белән аралашканда Россия һәм Беларусь төбәкләре форумын төбәк диалогының уникаль мәйданчыгы дип атады. «Бүген Түбән Новгородта союздаш дәүләтләрнең тугандаш халыклары активы җыелуы бик куанычлы, – дип  басым ясады парламент башлыгы, – Шушы еллар эчендә без бер-беребезгә якыная һәм ныграк кирәк була башладык, ә безнең хезмәттәшлек тагын да артты. Элек парламентара килешүләр имзалаган Беларусь коллегалары белән бүгенге аралашу ике ил өчен дә мондый төбәкара багланышларның, элемтәләрнең мөһимлеген тагын бер кат раслады», - диде.

Беларусь һәм Россия төбәкләренең XII форумында Россиянең 79 төбәгеннән һәм Беларусьның барлык өлкәләреннән вәкилләр, барлыгы  800дән артык кеше катнашты. Киләсе Союздаш дәүләтләр регионнары форумы Беларусьта узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре