Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Без киләчәк буыннар үсешенә нигез салабыз»

Татарстанда 2026 елда РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте арасында «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча чыгымнарны финанслауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы килешү кысаларында 36 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм көллиятләрне капиталь ремонтлау, шулай ук яңа уку йортларын төзү программасын гамәлгә ашыру буенча федераль штаб утырышы барышында билгеле булды. «Бердәм Россия» Генераль советы Секретаре Владимир Якушев һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән утырышта видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан бүген берничә тапкыр лидер төбәкләр рәтендә аталды, аерым алганда, республика 2025 елга планлаштырылган мәгариф объектларын төзүне һәм капиталь ремонтлауны вакытыннан алда төгәлләде.

2026 елда 36 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт планлаштырылган – Яр Чаллы һәм Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Тукай, Алабуга, Балтач, Биектау, Буа, Лениногорск, Чистай, Арча, Нурлат һәм башка районнарда мәктәпләр яңартылачак.  Шулардан 22 гомуми белем бирү оешмасында сайлау участоклары урнаштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта Буа һәм Түбән Кама районнары мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре башланган инде. Башланган эшләр уку процессына комачауламый.

Мәгариф министрлыгы линиясе буенча федераль программалар кысаларында капиталь ремонт һәм җиһазлау шулай ук биш муниципаль берәмлекнең 6 балалар бакчасында узачак. Бөгелмә районында 2 балалар бакчасы, Азнакай, Биектау, Түбән Кама, шулай ук Яр Чаллыда берәр балалар бакчасы үзгәртеп корыла. Шул ук «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында һөнәри белем бирү оешмаларының ике бинасы да яңартыла. Быел Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең уку корпусында һәм Н.В.Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте тулай торагында.

«Бердәм Россия» париясе мәгариф учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау мәсьәләләрен даими контрольдә тота, һәм быел ремонттагы 36 мәктәп бердәм россиялеләрнең игътибар үзәгендә булачак, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Аларның 22сендә сайлаулар узачак, димәк, вакыт буенча без чикләнгән, анда эшләрне тизләтергә кирәк. Бу процесста «Бердәм Россия» партиясенең катнашуы аерым роль уйный. Шул рәвешле без киләчәк буыннар үсешенә нигез салабыз. Безнең өчен балаларыбызның нинди шартларда укуы мөһим».

Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте адресына аерым рәхмәт белдерде. «Республика җитәкчелеге, муниципаль берәмлекләр башлыклары ярдәме белән без бу елга бюджет кабул иткәндә әлеге мәсьәләне игътибар белән карадык. Мөмкинлекләр таптык, ремонтны да, яңа мәктәпләр төзүне дә, мәгариф учреждениеләрен, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен карап тотуны да финансладык», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, яңа мәгариф объектларын төзегәндә проектны сайлау, урынның җәяү барып җитү мөмкинлеге, күп кенә инстанцияләрдә килештерү белән бәйле сораулар туа. Монда җирле халыктан тәкъдимнәр дә мөһим. «Тагын бер кат ассызыклыйм: республика барлык процессларга актив кушылды. Татарстан җитәкчелеге, ТР Хөкүмәте, Мәгариф министрлыгы, Төзелеш министрлыгы бу программаларны уңышлы гамәлгә ашыра», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин педагогик кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталды. «Мәктәпләр төзү һәм капиталь ремонтлаудан тыш, безнең өчен педагогик кадрлар белән тәэмин итү, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында һөнәри әзерлек мәсьәләсе дә мөһим, – дип басым ясады ул. – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәлә белән шөгыльләнә, яңа уку елына кадрлар әзерләүне интенсив алып баралар. Мин безнең республикада мәгариф системасы төзелгән дип саныйм».

Гомумән алганда, Генераль совет Секретаре Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» ярдәме белән ил төбәкләрендә 1714 мәктәп төзелгән, шуларның 80е – 2025 елда. Яңа объектларны уңайлылык итеп, куркынычсызлык, санитария һәм янгынга каршы нормаларны үтәү күзлегеннән чыгып, бердәм заманча стандартлар буенча төзиләр.

Бөтен ил буенча 6,5 меңнән артык мәктәп капиталь ремонтланган. Узган ел 1600гә якын объект файдалануга тапшырылган. Ремонт эшләре федераль бюджеттан финансланган мәктәпләрнең күпчелеге авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан (барлык күләмнең 64,6% ы).

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, 2025 елда төбәкләр белән берлектә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләр төзү һәм ремонтлау буенча зур эш башкарылган. Ул Татарстанны аерым билгеләп үтте.

 «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проект кысаларында беренче, нигездә вакытыннан алда нәтиҗәләргә ирешүчеләрне аерым билгеләп үтәм. Казанда һәм Чаллыда ике мәктәпне вакытыннан алда төзегән Татарстан Республикасы, Новосибирск өлкәсендә 250 урынлы бер мәктәп, шулай ук Якутскида планлы рәвештә бер мәктәпне сафка бастырылган Саха (Якутия) Республикасы аерылып торды. Шулай ук Дагыстан Республикасын билгеләп үтәм, ул вакытыннан алда ике мәктәпне өлгертте. Моннан тыш, 16 төбәк узган еллардан калган бурычларын үтәделәр, 21 мәктәп төзеде», – дип шәрехләде Сергей Кравцов.

Балалар бакчаларын төзү өлешендә дә планлы еллык нәтиҗәләргә тулы күләмдә ирешелгән. 2025 ел нәтиҗәләре буенча 50 төбәк капремонт буенча үз йөкләмәләрен тулысынча үтәгән, шул исәптән Татарстан да.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин бу эшнең дәвам ителәчәген әйтте. «Без, районнарда һәм шәһәрләрдә булганда, һичшиксез яңа мәктәпләр төзелешен, капиталь ремонтның барышын һәм уку елы башына мәгариф учреждениеләренең кадрлар белән ничек тәэмин ителүен караячакбыз».

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре