Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безне бик җаваплы ел көтә»

Республика һәрвакыт милләтара һәм конфессияара татулык-дуслык белән аерылып торды. Татарстан Халыклары ассамблеясы советының киңәйтелгән утырышында Дәүләт Советы Рәисе, әлеге ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шул байлыкны саклап калырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин:  «Безне бик җаваплы ел көтә»
ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте

Утырышта республиканың милли-мәдәни берләшмәләре узган елга нәтиҗә ясады.

 

«Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Без традицион кыйммәтләребезне яклауда нык торабыз һәм бу мирасны киләчәк буыннар өчен сакларга омтылабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Тотрыклы иҗтимагый-сәяси вазгыять икътисадта һәм социаль өлкәдә үсешнең нигезе булып тора. Республика һәрвакыт югары дәрәҗәдә милләтара һәм конфессияара татулык, җәмгыять бердәмлеге белән аерылып торды, бигрәк тә сынаулар вакытында. Бүген төрле милләт вәкилләре иңгә-иң куеп уртак Ватаныбызның иминлеге өчен көрәшәләр, батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Алар арасында дистәләгән мең якташыбыз бар. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге белән чиксез горурланабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм СВО зонасына ярдәм җыеп җибәрүләре өчен милли-мәдәни автономияләргә рәхмәт белдерде.

 

Алда торган зур сәяси һәм иҗтимагый әһәмиятле вакыйгалар арасында парламент башлыгы быел сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны атады. «Безнең уртак бурыч – ил парламентында Татарстанның лаеклы вәкиллеген тәэмин итү. Бу республика мәнфәгатьләрен тагын да нәтиҗәлерәк якларга, безнең икътисадка федераль акча җәлеп итәргә һәм, димәк, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.

 

Быел илдә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Безне бик җаваплы ел көтә. Алда зур, актив эшләр тора, ул нәтиҗәле булыр дип ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Россиянең күп төбәкләре өчен без тормыш сыйфаты, алга киткән инфраструктура һәм, иң мөһиме, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге буенча үрнәк булып калабыз. Татарстанның киләчәктә дә тынычлык һәм татулык республикасы булып калуы – безнең уртак бурычыбыз. Болар барысы да Татарстанда яшәүче һәр кешенең киләчәк үсеше һәм иминлегенә ирешү өчен ныклы нигез булып тора».

 

Бүген Татарстан халыклары ассамблеясы 39 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 270 җирле һәм төбәк иҗтимагый берләшмәсен берләштерә, 13 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге, 2 филиал һәм 39 вәкиллек, Яшьләр ассамблеясы эшли.

 

Утырыш башланганчы Татарстанда яшәүче таҗикларның милли-мәдәни автономиясе махсус хәрби операциядәге егетләргә тагын бер машина тапшырды. Кирәк-ярак төялгән «Нива» автомобиле «Тимер» батальоны хәрбиләренә җибәреләчәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре