Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең бурыч – чит ил гражданнарын җәмгыятькә интеграцияләү»

Бүген Татарстан Халыклары дуслыгы йортында түгәрәк өстәл форматында республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш эшендә милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре катнашты. Утырышны Дәүләт Советының мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачканда Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләр белән очрашулар кварталга бер мәртәбә уздырылуын әйтте. Аларда миграция законнары һәм башка агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышалар. "Безнең очрашу – бер тапкыр үткәрелә торган чара түгел, ә системалы эшнең бер өлеше. «Миграция сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү»не гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Халыклары ассамблеясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары арасында даими рәвештә очрашулар уздырабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Мондый системалылык проблемаларга аларның килеп чыгу факты буенча җавап бирергә түгел, ә аларны кисәтергә – миграция ситуациясен даими мониторинглау һәм ведомствоара хезмәттәшлек мөмкинлеге бирә».
Хәзерге вакытта республикада 100 меңнән артык чит ил гражданы миграция исәбендә тора, шуларның 53 меңгә якыны – хезмәт мигрантлары, 9 меңнән артыгы – белем алу максаты белән килгән. «Безнең уртак бурыч – бу агымның цивилизацияле һәм хокукый булып калуы, ә мигрантларның җәмгыятькә җайлашуы һәм интеграцияләнүе", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин кыскача республикада узган төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, шулай ук Федераль миграция законнарындагы төп яңалыклар турында сөйләде. Аерым алганда, 2025 елның 1 гыйнварыннан визасыз булу вакыты календарь ел дәвамында 90 тәүлеккә чикләнгән, ә кайбер составлар буенча административ куу турындагы карарлар Эчке эшләр органнары тарафыннан кабул ителә. Моннан тыш, 2026 елның 4 августындагы 294-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2026 елның 3 ноябреннән куу альтернативасыз билгеләнә торган административ хокук бозулар составлары исемлеге  22дән 45 маддәгә кадәр киңәйтелә, бер үк вакытта булу режимын һәм законсыз хезмәт эшчәнлеген бозган өчен штрафлар арта.

Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен чит ил гражданнарының хезмәт эшчәнлегенә аерым игътибар бирергә, миграция һәм хезмәт законнары нормалары турында мәгълүмат бирүдә ярдәм итәргә чакырды. 

"Адаптация һәм интеграция буенча көчләрнең шактый өлеше нәкъ менә безнең мәйданчыкта ята – автономияләр һәм этномәдәни үзәкләр эше, рус теленә өйрәтү, гражданнарга законнарның яңа таләпләре турында мәгълүмат бирү. Автономияләрнең иң яхшы эш тәҗрибәләрен башка берләшмәләргә таратуны файдалы дип саныйм", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламентның мактаулы Рәисе шулай ук эш бирүчеләр белән профилактик эшне көчәйтүгә, беренче чиратта төзелештә һәм сәүдәдә, шулай ук ведомствоара багланышларны камилләштерүгә игътибар итәргә тәкъдим итте.
Бүген утырышта «сиони "Казан шәһәре грузиннарының милли-мәдәни автономиясе" җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Маринэ Хухунашвили Казанның күпмилләтле мәктәбе эше һәм чит ил гражданнары балалары белән эшләү турында сөйләде. Яңа уку елында 28 бүлек ачылды, аларда 500 бала белем ала. Укучылар белем алуга өстәмә белем бирү навигаторы системасы аша кабул ителәләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре