Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Ул район депутатларына Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Дамир Фәттаховка йөкләү турында тәкъдим ясады.
Исегезгә төшерәбез, 28 апрельдә Бөгелмә районы башлыгы булып 11 ел эшләгән Линар Закиров үз вәкаләтләрен тапшырды. Фәнис Мөхәммәтов ул чакта Бөгелмә районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
«Муниципаль берәмлек җитәкчесез кала алмый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп. – Районның алга таба үсеш перспективалары күбесенчә җирле администрациянең нәтиҗәле эшчәнлегенә, җитәкченең компетентлыгына, оештыру сәләтенә һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуына бәйле. Дамир Илдус улы Бөгелмә өчен ят кеше түгел, Татарстан яшьләр эшләре министры статусында район кураторы иде. Аның зур хезмәт исемлеге бар: муниципаль хезмәткәрдән федераль җитәкчегә кадәр юл үтте ул».
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Дамир Фәттахов 7 елдан артык Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясен җитәкләгән, аннары Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары вазифасында эшләгән. Дамир Фәттахов шулай ук яшьләр эшләре министры һәм Мәскәүдә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифаларында яшьләр сәясәте өлкәсендә шактый тәҗрибә туплады. Соңгы ярты елда ул «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе президенты киңәшчесе булды, анда ул төбәк элемтәләрен үстерү өчен җавап бирде. "Казандамы ул, яшьләр министрлыгындамы – Дамир Фәттахов нык хуҗа, һәрвакыт инфраструктура белән шөгыльләнде. Кириенко губернаторлар мәктәбен тәмамлады, шундый дәрәҗәдәге компетенцияләр, эшләнгән элемтәләр белән Бөгелмәгә яңа җитди проектлар җәлеп итә алачак, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Барлык процедура мәсьәләләре дә үтәлер, һәм аның кандидатурасы депутатлар, актив һәм халык тарафыннан якланыр дип ышанам. Сезнең ярдәм белән Дамир Илдус улы район һәм аның халкы файдасына иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәр».
Фәрит Мөхәммәтшин яңа җитәкчегә һәм муниципаль депутатларга милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне, иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен саклап калуларын, территориянең тормышын тәэмин итү хезмәтләренең координацияләнгән эшчәнлеген алып баруларын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүләрен, шулай ук федераль һәм республика программалары кысаларында чараларны вакытында башкаруларын теләде. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булачагын билгеләп үтте.
Дамир Фәттахов кандидатурасын Бөгелмә районы депутатлары бертавыштан хуплады. «Бөтен җаваплылыкны аңлыйм, республика Рәисенә һәм муниципаль депутатларга ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм, – диде җавап сүзендә Дамир Фәттахов. – Миңа бер генә нәрсәне әйтәсе кала – Бөгелмә һәм район халкы уңай үзгәрешләрне күрсен, уңай динамиканы тоеп алсын өчен мин эшләргә килдем, һәм сүз белән түгел, ә гамәлләрем белән. Район актив үсә һәм зур потенциалга ия».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез