Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС башкалалары Парламент хәрәкәтендә катнашучыларга сәламләү хаты юллады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Санкт-Петербургта ачылган БРИКС илләренең Халыкара муниципаль форумы кысаларында уза торган «Глобаль үзгәрешләр чорында БРИКС илләре башкалаларының парламент дипломатиясе инвестицияләрне саклау алымы буларак» дискуссион сессиясендә катнашучыларга сәламләү хаты юллады. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы депутатлар корпусы, Россия Федерациясе субъектларындагы коллегалар Мәскәү шәһәр Думасының дәүләтләр һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлекнең төбәк һәм муниципаль үлчәнешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән перспектив инициативаларын актив рәвештә хуплый. Бүгенге дискуссиянең актуальлеге, шулай ук башкала шәһәрләре һәм безгә дус илләрнең төбәкләре вәкиллекле органнарының парламентара хезмәттәшлек инициативалары шик уятмый.

Муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә «халык» парламент дипломатиясенең визит карточкасы – аның ачык булуы, «кискен темалар»дан качмыйча глобаль көн тәртибендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча коллегалар белән фикер алышу мөмкинлеге. Болар барысы да кайбер объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында дәүләтара дәрәҗәдә ачыктан-ачык фикер алышып булмый торган линияне конструктив һәм эзлекле рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирә», – диде Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерациясе Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе шулай ук парламент хәрәкәте форматындагы эшчәнлекнең ышаныч һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итәчәген, Россиянең халыкара сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш кертәчәген искәртте.

Татарстаннан форумда республика муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация катнаша. Чараның эшлекле программасы 15 тематик тректан гыйбарәт, алар җәмгыять үсешенең барлык юнәлешләрен (экология, цифрлаштыру, сәламәтлек саклау һ.б.) диярлек чагылдыра. Көн дәвамында форум делегатлары парламентара хезмәттәшлек юнәлешләре, инвестицион дипломатия һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Шунысын да искәртик, БРИКС илләренең башкала парламентлары дәрәҗәсендә диалогны үстерү өчен халыкара платформа булдыру инициативасы белән Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников чыкты. Хәзерге вакытта БРИКС илләре башкалаларының парламент хәрәкәте, өч континент башкалаларын һәм аларның миллионлаган халкын берләштереп, чын мәгънәсендә глобаль төс ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре