«Парламентара хезмәттәшлек һәрвакыт Дәүләт Советы эшчәнлегенең төп юнәлеше булды». IV Казан халыкара юридик форум кысасында узган Татарстан Дәүләт Советының махсус утырышында Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.
«Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» секциясе беренче тапкыр оештырылды һәм ул Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланды. Анда Россия төбәкләре арасындагы парламентара хезмәттәшлек һәм парламентара элемтәләр, законнарны камилләштерү турында фикер алыштылар.
Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов парламентара хезмәттәшлек темасын Россия дәүләтчелеген ныгыту һәм федератив мөнәсәбәтләрне үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия булуын әйтте. «Килеп туган сынаулар алдында федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге хакимиятнең вәкиллекле органнары арасында конструктив аралашу җәмгыять һәм дәүләт алдында торган бурычларны уңай хәл итәргә ярдәм итә. Татарстан тарихи рәвештә федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек үрнәген күрсәтә», – диде Виктор Демидов.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үтүенчә, Казан халыкара юридик форумы инде дүртенче тапкыр Татарстан башкаласында юридик фән вәкилләрен, федераль һәм төбәк хакимияте органнарының танылган дәүләт эшлеклеләрен, галимнәр, юристларны җыя. «Форумны үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Татарстан ил һәм дөнья алдында торган төп сәяси-хокукый мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен дөньякүләм мәйданчыкларның берсе санала ала», – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентаризмының аякка басу тарихы, аның сәяси-хокукый роле, демократик хокукый федератив дәүләтчелекнең эшләү принципларын һәм механизмнары турында сөйләде. Парламентара хезмәттәшлек һәрвакыт Дәүләт Советы эшчәнлегенең төп юнәлеше булуын билгеләп үтте. «Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыту, төрле дәүләтләр һәм төбәкләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, республиканың икътисадый һәм сәнәгать куәтен үстерүнең тарихи тәҗрибәсенә нигезләнгән хезмәттәшлек – уңышыбызның нигезе. Һәм бу уңайдан Татарстан парламенты тарафыннан тышкы һәм эчке хезмәттәшлекнең уникаль базасы тупланды», – дип ассызыклады ул.
Парламент башлыгы әйтүенчә, бүгенге сынауларга, сәяси һәм икътисадый чикләүләргә карамастан, төбәк парламентара дипломатиясе тагын да актуальрәк була бара. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы төбәк органнары арасында берләштерүче эш формаларының берсе булып тора.
Парламент башлыгы форумны һәм махсус секцияне Татарстанда уздыру төбәкләр һәм илләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен файдалы мәйданчык булачагына ышаныч белдерде. «Бүгенге утырыш белән без вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлекнең әһәмиятен раслыйбыз, яңгыраган тәкъдимнәр резолюциядә чагылыш табачак. Шуның белән дөньяның үзгәреп тора торган геосәяси шартларында парламентара хезмәттәшлекнең һәм диалогның заманча ролен аңлауга өлеш кертәчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Казан халыкара юридик форумы бүген ачылды һәм ике көн дәвам итәчәк. Чарада дөньяның 28 иленнән һәм Россиянең 71 шәһәреннән 1,5 меңнән артык кеше катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез