Уенчылар, җанатарлар, тренерлар һәм оештыручыларны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
«Бүген без үзенчәлекле турнирны ачабыз. Сез - илебез, республикабыз өчен үсеп килүче буын белән эшләүдә төп көч, батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге», – дигән ышаныч белдерде сәясәтче һәм илдә медицина реабилитациясе, социаль адаптация, элеккеге хәрбиләрне һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм эшкә урнаштыру буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылуын искәртте.
«Мондый турнирны уздыру идеясе махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуда туды. Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы ярдәмендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында волейболның әлеге төрен үстерү турында карар кабул ителде», – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез