Бүген Мәскәүдә Дәүләт Думасының сигезенче сессиясе ачылды. Язгы сессиянең беренче утырышында видеоэлемтә режимында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка төбәкләрнең парламентлары җитәкчеләре катнашкан.
Дума Рәисе Вячеслав Володин, утырышны ачып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның якыннары һәм туганнарына ярдәм итүнең депутатлар эшендә өстенлекле мәсьәләләр булып торуын билгеләп үткән. “19 закон проекты карап тикшерүдә ята. Алар хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм төрләрен киңәйтүгә, социаль һәм хезмәт гарантияләре белән тәэмин итүгә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына өстәмә ташламалар бирүгә кагыла, – дип билгеләп үткән ул. Без Хөкүмәттән Курск өлкәсендә хәрби бурычларын үтәүчеләргә карата, аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тигезләштерү өчен, закон проектын кертүне көтәбез. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тула. Ватанны саклаучы елы да бу. Шуңа күрә, бүген илне саклаучы егетләребезне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тиешбез”.
Вячеслав Володин әйтүенчә, Җиңү юбилее елында Дәүләт Думасы барлыгы 1057 закон проектын караячак.
Ул Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталып үткән. Беренче утырышның игътибар үзәгендә – 2030 елга кадәр ана капиталы программасын озайту. Вячеслав Володин сүзләренә караганда, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, балаларны интернеттагы психикага сугардай әйберләрдән, организмга зыян салырдай хәтәр матдәләр кулланудан саклау закон чыгаручыларның өстенлекле бурычлары булып кала.
Дума утырышында видеоэлемтә режимында шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламентның профильле комитетлар рәисләре катнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез