Бүген Мәскәүдә VIII чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасының көзге сессиясе ачылды. Видеоэлемтә режимында көзге сессиянең беренче утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышны ачып, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин кичә үзенең Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы турында хәбәр итте. Алар алдагы сессиягә эш планнары турында фикер алышканнар. Дәүләт башлыгы депутатларга рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен җиткергән. «Владимир Путин безнең илдә парламентаризм үссен, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре яклансын өчен барысын да эшли. Безгә парламент эшенең сыйфатын яхшырту өчен барысын да эшләргә кирәк», — дип басым ясады Вячеслав Володин.
Дәүләт Думасы Рәисе төбәкләрдә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар нәтиҗәләренә аерым тукталды. Кайбер субъектларда, шул исәптән, төбәк һәм җирле парламентлар формалаштырылган. Вячеслав Володин әйтүенчә, сайлау кампаниясендә сәяси партияләр аерым роль уйнаган. «Күппартиялелек нигезендә төзелгән сәяси система үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Без тышкы чакыруларга каршы торабыз, сайлауларны конкурентлы нигездә уздырабыз, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре яклансын өчен барысын да эшлибез», – дип билгеләп үтте Вячеслав Володин һәм Россия парламентының түбән палатасы депутатларын профильле комитетларның күчмә утырышлары кысаларында төбәкләргә активрак барырга чакырды. «Без моны хуплаячакбыз, регионнар белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк», – дигән бурыч куйды Дәүләт Думасы Рәисе.
Көзге сессиянең көн тәртибендәге өстенлекле мәсьәләләргә килгәндә, Вячеслав Володин ассызыклаганча, Дәүләт Думасының көн тәртибе гражданнар тарафыннан формалаштырыла, алар депутатлар белән очрашулар барышында проблемаларны һәм актуаль мәсьәләләрне билгели. «Тәкъдимнәрне анализлап, балалар сәламәтлеген саклау, демография, авыл территорияләрен үстерү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрен кадрлар белән тәэмин итү, гражданнарны мошенниклардан саклап калу мәсьәләләрен аерып күрсәтергә мөмкин», – диде Вячеслав Володин.
Моннан тыш, ул депутатларга көзен 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын карарга туры киләчәген искәртте. Хөкүмәт аны 1 октябрьгә кадәр кертергә планлаштыра. «Без аны карауга әзерләндек инде», – дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе.
Дәүләт Думасының видеоэлемтә режимындагы утырышында шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, республика парламентының профильле комитетлары рәисләре, Россия субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез