«Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм. Бүген республика Югары Советы тарафыннан дәүләтчелегебезнең якты символы раслануга 34 ел тула.
Дәүләт гербы рәсми билге генә түгел, ул – камил геральдик формага төрелгән мәгънәләр күптөрлелеге дә. Канатлы горур барс, офыктан күтәрелүче кояш, ышанычлы иминлек калканы, нәфис лалә чәчәге һәм халык бердәмлеген чагылдыручы алтын боҗралар – болар барысы да игелек, гаделлек һәм иҗат фәлсәфәсен җиткерә.
Республика гербы ерак гасырлардан килүче ихтирам итү һәм бер-береңне аңлау традицияләрендә күпмилләтле Татарстан халкын берләштерә, һәр гаилә иминлеге һәм туган якның чәчәк атуы хакына хезмәт батырлыгына илһамландыра. Ул безнең данлы үткәнебезне генә түгел, ә бөек Россия эчендә тулы динамик үсешкә ия булган бүгенге көнебезне дә чагылдыра.
Бүген безнең уйларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы каһарман егетләребез хакында. Аларның батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге – дөреслек өчен көрәшкә әзер булу, көчсезне яклау, тынычлыкны һәм гаделлекне саклау кебек Татарстан гербында чагылдырылган кыйммәтләрнең тере гәүдәләнеше. Сугышчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларның тиздән Җиңү белән кайтуына ышанабыз!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, игелек һәм иминлек телим. Безнең гербның рухи куәте, барсның көче, кояшның яктылыгы алга таба да игелекле гамәлләргә рухландырсын, үз көчебезгә ышанычны ныгытсын һәм туган Татарстаныбыз хакына яңадан-яңа казанышларга алып барсын.
Бәйрәм белән!» – диелгән котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез