Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Дума депутатлары белән СВО ветераннарына булышу турында сөйләште

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Россия Дәүләт Думасы депутатлары – «Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының социаль-хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү: сынаулар һәм карарлар» дип аталган түгәрәк өстәлендә катнашучылар белән очрашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, әлеге комитет башлыгының беренче урынбасары Елена Цунаева, комитет башлыгы урынбасары Марина Оргеева һәм әлеге комитет әгъзасы Виктория Родина, Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Олег Леонов, Россия Закон чыгаручылар советының социаль сәясәт мәсьәләләре комиссиясе рәисе һәм Иваново өлкә Думасы Рәисе Марина Дмитриева, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашты.

Парламентарийлар Казанга сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне оештыру, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде. Көннең беренче яртысында алар Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча Мәшгульлек үзәгендә, «»Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасында, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбендә булды, анда «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының ТР буенча филиалы социаль координаторлары белән очраштылар.

Махсус хәрби операция ветераннарына дәүләт ярдәмен оештыру Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанга килгән депутатлар арасындагы әңгәмәнең аерым темасы булды. Республикада хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча системалы эш оештырылган, сәнәгать предприятиеләре, бизнес-бергәлекләр, волонтерлар хәрәкәте һәм җирле үзидарә органнары арасындагы хезмәттәшлекнең төгәл схемасы төзелгән. Чаралар һәм ташламалар исемлеге даими рәвештә тулыландырыла һәм киңәйтелә. Махсус операция башланганнан бирле хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән ике дистәдән артык закон һәм башка норматив хокукый актлар кабул ителгән.

«Геройлар вакыты» федераль программасының тиңдәше булган «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы хәрбиләрнең өлешен тану үрнәге булды. Ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Болардан тыш, республика халкы хәрби бүлекчәләргә һәм яңа территорияләрдә, шул исәптән Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю һәм формалаштыруда актив катнаша. Төбәктән барлыгы 5 мең тоннадан артык ярдәм җибәрелгән.

Соңрак ТР Дәүләт Советында түгәрәк өстәл утырышы узачак, анда депутатлар һәм профильле министрлык, ведомстволар вәкилләре сугыш хәрәкәтләре ветераннарының социаль-хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре