Фәрит Мөхәммәтшин «Эрмитаж-Евразия» коллективын Казан үзәге белән хезмәттәшлеккә чакырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша. Эш сәфәре кысаларында Республика парламенты башлыгы «Эрмитаж-Евразия» мәдәни үзәгендә һәм Оренбургта Яшма бүлмәсендә булды. 

«Эрмитаж-Евразия» мәдәни үзәге узган елның 6 сентябрендә эшли башлады. Биредә ике күргәзмә залы һәм Яшма бүлмәсе бар, ул оренбурглылар һәм шәһәр кунаклары арасында аеруча популяр.

Идел буе закон чыгаручыларына 1830-1850 еллар портретлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозиция үзебезнең һәм XIX гасырда Россиядә эшләгән чит ил рәссамнарының 58 эшен үз эченә ала. Бу – Оренбургта Эрмитажның икенче күргәзмәсе.

«Казанда беренче тапкыр гамәлгә ашырылган илебез төбәкләрендә Эрмитажның мәдәни үзәкләрен булдыру проекты дәвам итүенә һәм эшнең мондый формасының нәтиҗәлелеген исбатлавына чын күңелдән шатмын. Шулай итеп, дөньядагы иң зур сәнгать һәм тарихи музейларның берсенең уникаль коллекцияләре һәм мәдәни кыйммәтләре барлык россиялеләр өчен дә ачык була. Әлеге проект ярдәмендә безнең зур илебез төбәкләрендә яшәүчеләр Санкт-Петербургтан читтә югары сәнгать белән аралашу мөмкинлегенә ия», – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Эрмитажның төбәкләрдәге вәкиллекләре эше Россиянең мәдәни киңлеген баета һәм илебезнең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгытуын да ассызыклады Татарстан парламенты рәисе.

Бүген төбәкләрдә Эрмитажның биш үзәге эшли: «Эрмитаж-Казан», Эрмитаж-Выборг», «Эрмитаж-Себер» (Омск), «Эрмитаж-Урал» (Екатеринбург) һәм «Эрмитаж-Евразия» (Оренбург). Аларның беренчесе Казанда 20 ел элек ачылган, һәм нәкъ менә бүген «Эрмитаж-Казан» 20 еллык юбилеен билгеләп үтә.

«Без бөтен Россия карый торган үрнәк булдырдык», – диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин «Эрмитаж-Евразия» коллективын Казан үзәге белән хезмәттәшлеккә чакырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре