16–28 февраль көннәрендә узасы быелгы дәрес Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. Темасы – «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!»
Парламент дәресе – Дәүләт Советының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән уртак проекты. Быел инде ул республиканың барлык мәктәпләрендә 18 нче тапкыр үткәрелә. Проектка беренче тапкыр урта һөнәри уку йортлары да кушыла.
«Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге ул – безнең күпмилләтле халкыбызны, 175 милләт вәкиле тату һәм дус яшәгән республиканы һәрвакыт берләштергән һәм берләштерә торган күренеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. Сез, хөрмәтле укытучылар, махсус миссия башкарасыз. Көндәлек хезмәтегез белән үз белемегезне үсеп килүче буынга тапшырып, сез Татарстанның киләчәгенә нигез саласыз. Нәкъ менә гаиләдә һәм мәктәптә чын патриотизм нигезләре салына».
Аның сүзләренчә, бүген яшь буынның ялын оештыруга да аерым игътибар бирү кирәк. Замана шуны таләп итә. «Хезмәт тәрбиясе, парламент дәресләре, укудан тыш эшчәнлек, яшьләр оешмалары, «Алдынгылар хәрәкәте» белән хезмәттәшлек аша яшь буынга иҗади төсмер биреп була. Һәм бу бурыч –министрлыкка гына түгел, ә ата-аналарга, педагогларга, хакимият органнарына йөкләнә. Шулай да Татарстанның киләчәгенә нигез салучылар булып, укытучылар тора. Чөнки нәкъ алар үсеп килүче буынны тәрбияли», – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, тарихны белми торып, балаларны патриотик рухта тәрбияләп булмый. Быел парламент дәресенең темасы да баланың шәхесен тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
– Илдә, гомумән, бөтен дөньяда барган үзгәрешләрне дөрес аңлатып бирү – укытучыларның бурычы. Ә аларга биредә нәкъ менә парламент дәресләре алып бару ярдәмгә килә, – диде министр.
Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын өйрәнү буенча сәгатьләрне арттыру өлешендә белем бирү стандарты яңадан карала. Ул шулай ук тарих дәресе кысасында республиканың барлык мәктәпләрендә «Безнең төбәк тарихы» курсы кертелүен искә төшерде. «Ул укучыларда туган якны ярату хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән», – диде министр.
Азнакай шәһәре 1нче урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучысы Гүзәл Якупова, парламент дәресләрен 2009 елдан бирле алып бара. Укытучы сүзләренә караганда, бу дәресләрдә иң актуаль мәсьәләләр карала.
- Быел темасы да үзенчәлекле. Без әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергә эшләргә җыенабыз. Чөнки балалар үзләренең тамырларын белергә тиеш,- диде укытучы. Гүзәл билгеләп үткәнчә, мондый семинарларда исә дәүләтнең стратегиясе белән таныштыралар. Методик яктан ярдәмлекләр белән уртаклашалар. Шулай ук бәйгеләрдә катнашу өчен юнәлешләр тәкъдим ителә.
Шуны да әйтергә кирәк, парламент дәресе кысаларында 2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре бәйгеләре узачак. Бәйгегә йомгак гадәттәгечә апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез