Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гражданнарның сораулары идарәче компания эшчәнлегенә, шулай ук транспорт бирүдә ярдәм күрсәтүгә кагылды.

Казан шәһәренең Мәскәү районы идарәче компаниясе эшенә шикаять белән пенсионер, хезмәт ветераны Виктор Трушин мөрәҗәгать итте. 2008 елда Декабристлар урамындагы пенсионер яши торган күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Хәзерге вакытта, пенсионер билгеләп үткәнчә, түбәдән су ага, әмма тиешле органнар түбәне караганнан соң аны-моны ачыкламаганнар. Виктор Трушин шулай ук фатирда җылыту приборлары начар  эшләвенә зарланды. 

Дәүләт Советы Рәисе Торак инспекциясенә ветеран мәсьәләсен контрольгә алырга һәм проблеманы хәл итәргә кушты. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, ул да кабул итүгә чакырылган иде, торак инспекторларының бу урынга чыгып, йортны карауларын билгеләп үтте һәм ведомство көче белән бу мәсьәләне хәл итү өчен тагын бер тапкыр урынга чыгарбыз дип ышандырды. «Шәхси тикшерү барышында идарәче компания яки подряд оешмасы тарафыннан хокук бозулар ачыкланса, Җинаять кодексы җаваплылыкка тартылачак», – дип белдерде  Александр Тыгин. 

«Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер студентларга экспедициядә катнашу өчен транспорт бирүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Мәсьәләне эшкә алдылар.

Кабул итү барышында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Дмитрий Шиллер инициативасы белән Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе арасында хезмәттәшлек перспективалары һәм килешүгә кул кую турында фикер алыштылар.

Әлмәттән килгән Эдуард Маннанов элегрәк күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Кабул итү барышында ул шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга «Таттрансгаз еллары һәм кешеләре» дип аталган китабын тапшырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре