Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Парламент җитәкчесенә Казанда яшәүче Диләрә Нуриева мөрәҗәгать итте. Ул мәктәп балалары өчен киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә торган, төрле белгечлекләрне өйрәнү буенча аерым проект булдыру тәкъдиме белән килгән. Проектның максаты: урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен предприятиеләргә, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренә экскурсияләр оештыру.  Диләрә Нуриева әйтүенчә, бу чаралар укучыларга төрле һөнәрләр белән танышырга һәм аерым белгечлекне үзләштерү өчен кайда нинди белем алырга кирәклеген күзаллау мөмкинлеге бирәчәк. Бу балаларга һөнәри юл сайлаганда аңлап эш итү өчен дә мөһим. «Балаларның дөньяга карашын киңәйтергә кирәк. Хәзер барысы да блогер булырга тели. Ә бу проект аша башка һөнәрләрне дә күрсәтә алачакбыз», – диде Диләрә Нуриева.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тәкъдимне хуплады һәм аерым проект буларак «Бердәм Россия» партиясе аша тормышка ашыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. «Әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен төгәл эш планын һәм мөмкин булган чыгымнарны күрсәтеп концепция эшләргә кирәк, – дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу – җитди бурыч. Район башлыклары да моңа кызыксыну белдерергә тиеш дип уйлыйм, чөнки сүз югары квалификацияле кадрлар әзерләү турында бара». Фәрит Мөхәммәтшин Диләрә Нуриевага инициативасы өчен рәхмәт белдерде, һәм проектның концепциясе әзер булгач, җентекле фикер алышу өчен яңадан очрашырга килештеләр.

Гражданнарны кабул итү алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый ярдәм штабында оештырылган мәгариф проектлары белән танышты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре