«Туган телебезне, һәр халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап калу – изге бурычыбыз». Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортында узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе барышында әйтте. Чара «Геройларыбызга ярдәм итик» («Поддержим СВОих героев») проекты кысасында үткәрелде.
– Махсус хәрби операциядә булган яки Ватанны саклап батырларча һәлак булган егетләребезне игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларның гаиләләре, балалары, оныклары ярдәмне тоярга тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шушы көннәрдә генә Татарстан шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк китте. Хәрбиләр өчен азык-төлек һәм дарулардан тыш, 2 меңнән артык мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча җибәрдек. Бу идеяне безнең милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре дә күтәреп алды. Ни өчен әле үзебезнең Татарстандагы балаларга да ярдәм итмәскә? Аларның да тормышларын җиңеләйтергә булдык.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, һәр мәктәп җыелмасына 30 га якын уку кирәк-яраклары кергән.
– Акция безнең җәмгыятьтә тынычлык урнашсын, балаларыбыз җаваплы булып, үз иленең һәм республикасының патриотлары булсын өчен хезмәт итә. Бу – яшь буынны тәрбияләү, – диде парламент җитәкчесе. – Бездә яшәүче 175 милләт һәм халык – бәһасез хәзинә. Тугандаш халыклар белән дус һәм тату яшибез, бергә хезмәт куябыз. Бу безнең өчен мөһим. Һәр халык сакланырга, үз үзенчәлеген сакларга тели. Мондый очрашулар аша туган телебезне, һәр халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап калу – изге бурычыбыз. Без моның белән һәрвакыт шөгыльләнәчәкбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез