Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты. Ул аңа бу җаваплы вазыйфасында уңышлар теләде.

Россиядә моңа кадәр Һиндстанның Санкт-Петербургта һәм Владивостокта Генераль консуллыклары эшли иде. Узган ел алар Казан белән Екатеринбургта да ачылды. Татарстан башкаласындагы дипмиссия Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларындагы субъектларны колачлый.

«Без һәрвакыт сезнең илгә, бай һәм үзенчәлекле Һиндстан мәдәниятенә зур хөрмәт белән карадык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. – Сигез дистә ел эчендә дипломатик мөнәсәбәтләрдә Россия белән Һиндстан һәм Татарстан белән Һиндстан арасында тыгыз элемтәләр урнашты. Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын булдыру Татарстан һәм Һиндстан халыкларының сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлеген һәрьяклап үстерүгә үз өлешен кертәчәк, ике якның бизнес җәмәгатьчелеге өчен уңай нәтиҗәләр алып киләчәк».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Һиндстан арасында тыгыз гуманитар хезмәттәшлек урнашкан. Хәзерге вакытта республикада 300 дән артык һинд яши, республика югары уку йортларында бу илдән килгән меңгә якын студент белем ала.

«Минем өчен Һиндстан Республикасын Казанда тәкъдим итү һәм Татарстанда эшләү – зур мәртәбә, – диде Джейсундхар әфәнде. – Казан – мин Россиядә Мәскәүдән соң булган беренче шәһәр. Киләсе елда без Россия һәм Һиндстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу – безнең дәүләтләр тарихында әһәмиятле вакыйга».

Джейсундхар әфәнде Һиндстан белән Татарстан багланышларын үстерүдә парламент дипломатиясенең дә ролен югары бәяләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре