Фәрит Мөхәммәтшин яңа парламентарийларга Дәүләт Советы депутаты таныклыкларын тапшырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Эмиль Гобәйдуллинга һәм Игорь Бикеевка республика парламенты депутаты таныклыкларын һәм значокларын тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, быелның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеевка депутатлар Светлана Захарова һәм Рәсим Баксиковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә барлыкка килгән «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандатларын тапшырды. Рәсим Баксиков республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнарына эшкә күчте (хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнде). Светлана Захарова Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде.

Элегрәк Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеев кандидатуралары «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланган иде.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган парламентарийларга депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Дәүләт Советында Игорь Бикееев Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында эшләргә планлаштыра, ә Эмиль Гобәйдуллин – Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре