Пандемия башланганнан бирле өлкән яшьтәге кешеләр, авыр хәлдә калган гаиләләр өчен ярдәм оештырыла. Бу эштә волонтерларның өлеше зур.
Вирус әле дә таралуын дәвам итә. Шуңа да өлкән яшьтәге кешеләрнең чыгып йөрмәвен сорыйлар. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.
– Ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кирәк. Республикада көн саен диярлек 90 нан артык авыру очрагы теркәлә. Башка төбәкләрдәге кебек оешмаларны туктатып торып була. Әмма күпме кеше эшсез кала. Шуңа да республикада алтын урталык табылды. Вирус таралмасын өчен, санитар таләпләр үтәп волонтерлар ярдәмгә ашыга, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. – “Бердәм Россия” партиясе волонтерлары бик актив. Пандемия вакытында яшьләр тормыш мәктәбен уза.
Бүген “Бердәм Россия” партиясе социаль форум уздырды. Анда Россия Президенты Владимир Путин, “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев катнашты. Күп кенә төбәкләр үзләрендә оештырылган волонтерлык эшләре белән таныштырды, тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Волотерларның фикере бер – коронавирус кешеләрне бердәм һәм ярдәмчел булырга өйрәтте. Табибларга, укытучыларга хөрмәт артты. Форумда волонтерлар үзләрен борчыган сорауын да җиткерде. Дәүләт хезмәтләре аша түләгәндә 30 процент ташлама бирү вакытын озынайтуны, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бирелгән субсидияне алдан биргән документлар нигезендә генә билгеләүне, онлайн-даруханәләргә булган таләпләрне киметүне дә сорадылар. Волонтерларның үтенечләре уңай җавап тапты.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез