Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшь буынга да яхшы тәрбия биреп калдырасы килә»

Хезмәт һәм хәрби батырлык. Казандагы 179 нчы гимназиядә узган парламент дәресендә әнә шул хакта сөйләштеләр. Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде ул. Укучылар әби-бабаларының, ә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтисе Хәйрулланың Җиңүгә керткән өлешен искә төшерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшь буынга да яхшы тәрбия биреп калдырасы килә»

Гимназиядә бүген бөтенләй башка мохит. Әнә бер почмакта укучылар каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгын, Моабит дәфтәрен, шигырьләрен хәтердә яңарта. Иртәнге линейка шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышлана икән. Балаларның шунда чыгыш ясарга әзерләнүләре. Концерттан соң Батырлык музеена экскурсиягә үттек. Анда Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә ясалган иде. Укучылар вакыйгаларны җанландырып, үзләрен шул чорның шаһитлары кебек хис итте. Аннан инде хезмәт һәм батырлык темасына дәрес көтте. Монда укучылар дәһшәтле елларда республиканың Җиңү өчен керткән өлеше турында сөйләде. Тыл һәм фронт бердәмлеге турында яхшы өйрәнгәннәр булып чыкты. Әби-бабайларының да батырлыкларын онытмый алар. Кемнекедер тылда, кемнекедер яуда көрәшкән. 11 нче сыйныф укучысы Дилә Гарипованың ике бабасы да сугышта катнашкан. «Батырлыкны Җиңү көнендә генә түгел, көн саен истә тотарга кирәк», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышын укучылар игътибар белән тыңлады.

– Әтием Хәйрулла сугышның ачысын-төчесен күргән. Яраланган да. Яу кырында элемтәче булган. Аннан әйләнеп кайткач, безне, өч баласын янәшәсенә утыртып, үзенең күргәннәре турында сөйли иде: «Сугыш бара. Үлем-китем бик күп. Ә элемтә кирәк. Тимерчыбыкны урап, аркага асасың да, команда биреп, элемтә бирергә мөмкинлек тудырасың. Бер солдатны җибәрәм, икенчесен... Әйләнеп кайта алмагач, үзем китәм». Хәзерге заманда очрашмыйча да, әллә кайда еракта булган кешеләр белән дә сөйләшергә мөмкинлекләр бар, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресеннән соң тәэсирләре белән дә уртаклашты. Аның әйтүенчә, Дәүләт Советы Ватанны саклаучылар көненә багышлап, барлык мәктәпләрдә дә парламент дәресе уздыру тәкъдиме белән чыккан. Моны республика җитәкчелеге дә хуплаган.

– Әлеге гимназия турында яхшы фикерләр генә ишеткәч, үземнең дә барып күрәсем килдем. Яшьләр үткәннәрне яхшы белә, төрле сораулар бирә. Яшь буынны тәрбияләгәндә, тарихны да белергә, әти-әни өлешен дә бәяләргә кирәк. Алар безнең өчен тырышкан. Яшь буынга да яхшы тәрбия биреп калдырасы килә. СВОны уңышлы тәмамларбыз, Җиңү безнең якта булыр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре