Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: Идел буе федераль округының яшьләр парламенты актив эшли»

Казанда Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIII утырышы узды. Ассоциация эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бу утырыш тагын Казанда уза, безнең округның яшьләр парламенты барлыкка килгән төбәктә», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, яшьләр парламенты эшләгән еллар дәвамында аның эшчәнлеге даими рәвештә камилләштерелде һәм системалаштырылды. Бу исә, үз чиратында, Татарстанның икътисад, сәясәт, социаль өлкә һәм башка юнәлешләрдәге уңышларына уңай йогынты ясады.

«Идел буе федераль округының яшьләр парламенты үзен аклый. Без аларның уңышлы рәвештә тәҗрибә җыюын күрәбез. Бүген эш бик актив алып барыла», – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, утырышта катнашучыларны сәламләп, әлеге мәйданчыкның закон чыгару органнары өчен файдалы булуын билгеләп үтте, шулай ук бүгенге фикер алышуда эчке туризмны үстерү һәм яшьләр органнары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләләре күтәреләчәген ассызыклады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре