Фәрит Мөхәммәтшин: «Иң мөһиме – яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм тормышка әзерләү»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, 2025 елгы Парламент дәресен оештыруда һәм уздыруда катнашучы республика педагоглары белән очрашты. Очрашу «Парламент дәресе» республика проекты башланыр алдыннан узды. Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә узачак һәм Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып, парламент дәресе быел 17 нче тапкыр уздырылуын искәртте. Проект гадәттәгечә Дәүләт Советы тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла. «Сез минем белән килешерсез дип уйлыйм, Дәүләт Советында оештыручыларны җәлеп итеп уза торган очрашуның мондый форматы кире элемтә алу, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, безнең мәктәпләрдә хокукый агарту системасын үстерү турында фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин педагогларга мөрәҗәгать итеп. – Аның елдан-ел камилләшүе, укучылар белән аралашуның, аларның иҗади потенциалын үстерүнең яңа формалары барлыкка килүе сөендерә».

Парламент җитәкчесе проектны гамәлгә ашыручы һәм яшьләрне тәрбияләүче республика педагогларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез, тәҗрибәле укытучы-методистлар, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары проектны уңышлы тормышка ашыруда ярдәм итәсез, сезнең белән без алдан киңәшләшәбез, тематика, төп мәгънәләр һәм бурычлар турында фикер алышабыз. Бүген докладчылар биргән мәгълүматны сез һичшиксез практикада да кулланырсыз дип ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Укытучының ролен бәяләп бетереп булмый, без сезне алдынгылар дип саныйбыз. Сез – республикабызның ышанычлы активы».

Парламент дәресе ел саен төрле темаларга үткәрелә. Быел парламент дәресе Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. «Безнең изге бурычыбыз – тарихи дөреслекне саклау, үсеп килүче буынга Җиңүнең кыйммәте һәм әһәмияте турындагы белемнәрне тапшыру. Мондый алым РФ Конституциясе белән дә гарантияләнә, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Парламент дәресе аша тагын бер кат фидакарьлек, бердәмлек һәм чын патриотизм үрнәге күрсәткән совет халкының батырлыгына сакчыл мөнәсәбәт, хөрмәт мөһимлеген ассызыклыйсыбыз килә».

Патриотизм турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутатлары профильле комитет белән берлектә «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында» база республика законы кабул ителүен искәртте. «Мондый очрашулар нәтиҗәсендә безнең укытучыларның тәкъдимнәрен ишетү, аларны тормышка ашыруда ярдәм итү мөмкинлегебез бар. Иң мөһиме – яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм тормышка әзерләү, бу, һичшиксез, педагогик коллективлар һәм мәктәпләр аша бара, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. –Үсеп килүче буын  вәкилләре үзләрен бөек мәдәниятле зур илнең бер өлеше итеп хис итсеннәр өчен без аңлату эшен көчәйтергә тиешбез. Балаларда җаваплылык, әһәмиятле иҗтимагый-сәяси карарлар кабул итүдә, республиканың һәм илнең киләчәген билгеләүдә катнашу хисе тәрбияләргә кирәк. Бу планда парламент дәресе укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыру өчен яхшы инструмент булып тора».

Парламент җитәкчесе белән аралашу барышында педагоглар проектны киңәйтү һәм парламент дәресләрен оештыру мәсьәләсен республика мәктәпләрендә генә түгел (хәзерге вакытта алар гомуми белем мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә), ә урта һөнәри белем бирү оешмаларында да карарга тәкъдим иттеләр.

Бүген Татарстан, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсендә лидерларның берсе. 2024 елда республикада 8 мәктәп һәм 10 мең укучыга исәпләнгән ике өстәмә корпус төзелгән. Ә бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 366 бала тотрыклы йөз балл җыюга ирешкән. Быел әлеге тармакны үстерүгә бюджет чыгымнарының гомуми санының 23% ы юнәлдереләчәк.

Бүген көннең беренче яртысында Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2025кә старт бирелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре