Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Йокыдан уянуга дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына башлыйм»

«Халык көн саен сездән килгән яңалыкларны көтеп ала. Мин дә алар исәбендә. Йокыдан уянуга дөньяда, илдә, республикада барган вакыйгалар белән кызыксына, укый башлыйм, радионы да кабызам. Сез халыкка иң мөһим вакыйгаларны җиткерәсез». Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбутаты көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда аларны хезмәттәшләр дип атады.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Йокыдан уянуга дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына башлыйм»

Бәйрәм тантанасы башкаланың тарихи Алафузов йортында урнашкан «Созвездие – Йолдызлык» театрында узды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын әзерлекле һәм халыкка актуаль мәсьәләләр, вакыйгалар хакында оператив һәм төгәл мәгълүматны беренче җиткерүчеләр дип атады. «Республикада тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема барлыкка килде. Сез Татарстанда халык белән төрле дәрәҗәдәге хакимият арасында элемтәләрне тәэмин итеп торасыз, актуаль мәсьәләләрне күтәрәсез, мәгълүмати нигез барлыкка китерәсез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, 2026 ел Россия Президенты карары нигезендә Россия халыклары бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Бу күпмилләтле Татарстан өчен аеруча мөһим. «Республика массакүләм мәгълүмат чараларының бурычы – бездә яшәүче халыкларның тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен репортажлар, язмалар, интервьюлар, тапшырулар аша ачып бирү, аларны үзара берләштерү, дустанә яшәргә рухландыру», – диде парламент җитәкчесе.

2026 ел Татарстан Рәисе тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. «Мәгълүмат чаралары вәкилләре элеккечә үк дәүләт сәясәтен актив алып барырлар дип ышанам. Сез чорлар һәм буыннар арасында ышанычлы элемтәне тәэмин итәсез, җәмгыятьне төп кыйммәтләр тирәсендә туплауда, тарихи хакыйкатьне һәм халкыбызның бөек казанышлары турында хәтерне саклауда мөһим роль уйныйсыз. Бүген без сезнең авыр хезмәтегезгә, һөнәргә тугры булып калуыгыз өчен хөрмәтебезне белдерәбез», – диде Фәрит Мөхәммәшин.

Журналистларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә котлады. «Җәмгыятьне уңай якка юнәлтү бик мөһим. Республика безне төрле мәгълүмати чыганаклар белән тәэмин итә, безнең язар һәм сөйләрлек әйберләребез бар, әйдәгез, киләчәктә дә илһамланып эшлик», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

 

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре