Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу IV Казан халыкара юридик форумы (бу көннәрдә республика башкаласында уза) “кырларында” узды.
Фәрит Мөхәммәтшин Ираннан килгән коллегаларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Иран белән без дустанә, нык сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләр урнаштырдык, дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Соңгы елларда Татарстан һәм Иран үзара визитлар алыша, конкрет проектларны гамәлгә ашыра. Казанда, әйтик, БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кебек Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә торган зур халыкара чаралар да үзара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә”.
Иран Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары исәбенә керә. Соңгы 5 ел дәвамында тышкы сәүдә әйләнеше 100 миллион доллардан артып китә.
Фәрит Мөхәммәтшин “халык дипломатиясе” институтларын үстерү мәсьәләләренә, аерым алганда, Татарстан Халыклар ассамблеясе эшенә аерым тукталып үтте. Татарстанда – 175 милләт вәкиле үзара тынычлык-татулыкта яшәүче республикада этномәдәни байлыкларны саклау, өйрәнү һәм үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Ислам консультатив советының Суд-хокук комиссиясе җитәкчесе Мөхәммәд Саргази басым ясап әйткәнчә, Иран өчен Татарстан – Россия Федерациясендә иң мөһим мәдәни һәм икътисадый үзәк.
Иран парламентчысы Татарстан белән Иран арасындагы парламентара элемтәләрне ныгыту, шул исәптән профильле комитетлар элемтәләрен көчәйтү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимне хуплады.
Исегезгә төшерәбез: 3-4 октябрьдә Татарстан башкаласында юриспруденция өлкәсендә иң мөһим чараларның берсе – IV Казан халыкара юридик форумы уздырыла. Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы җиәкчелеге, Казан мэриясе, Россия Юристлар ассоциациясе, Казан федераль университеты.
Иран делегациясе әгъзалары юридик форумда һәм аның парламент сессиясендә актив катнаша.
Быел форум кысасында икенче тапкыр Дәүләт Советының “Вәкиллекле хакимиятне үстерү факты буларак, парламентара хезмәттәшлек” темасына махсус секциясе уздырылачак. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль һәм төбәк хакимият органнары, чит илләр һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез