Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Иван Купала бәйрәме халык традицияләрен яратучы кешеләрне берләштерә»

Яшел Үзәндә бүген республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме – Иван Купала узды. Төп чаралар Каенлык паркында оештырылды. Кунаклар өчен концерт, халык уеннары, остаханәләр һәм милли йолалар әзерләнде.

Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

– Иван Купала – табигатьнең чәчәк атуын символлаштыручы борынгы славян бәйрәме. Ул безне халык мәдәниятенең тамырлары белән бәйли, милли традицияләрне яшь буынга тапшырырга ярдәм итә. Мондый бәйрәмнәр мәдәни үзенчәлекне һәм милләтара дуслыкны ныгыта, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук Татарстанда 175 милләт вәкиле тынычлыкта һәм татулыкта яшәвен искәртеп, милләтара һәм конфессияара килешү республиканың төп кыйммәтләренең берсе булуын билгеләп үтте.

Бәйрәмдә шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башка рәсми кунаклар катнашты.

Программа кысаларында һөнәрчеләр ярминкәсе, халык кәсепләре буенча мастер-класслар, славян уеннары, әйлән-бәйләннәр, яшь парларны хөрмәтләү тантанасы узды. Кич белән кунаклар күлдә традицион чәчәк такыяларын суга агызу йоласында катнашты.

Сәхнәдә Татарстан фольклор коллективлары, Беларусьнең «Вязанка» ансамбле, Сербиядән килгән «Бисери Пливе Езеро» этнотөркеме чыгыш ясады. Бәйрәмнең төп кунагы Минскидан килгән «Сябры» вокаль-инструменталь ансамбле булды. Чара ут шоуы һәм этнодискотека белән тәмамланды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре