Фәрит Мөхәммәтшин: «Казан илнең 89 төбәгеннән форумда катнашучыларны сәламли»

Татарстан башкаласында «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне кысасында узучы пленар сессиядә катнашучыларны Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, республикада яшәүче дүрт миллионнан артык халык исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Татарстанга кабат зур күләмле чара үткәрүне ышанып тапшырдылар. Казан илнең 89 төбәгеннән муниципаль форумда катнашучыларны сәламли», – диде Дәүләт Советы Рәисе. Аның әйтүенчә, Татарстанда уңайлы мохит тудыру юнәлешендә шактый эш башкарыла. «Социаль, мәдәни һәм спорт объектлары төзелә. Алар зур һәм кечкенә шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да сафка баса», – диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин соңгы ун елда республикада 400 дән артык иҗтимагый киңлек төзекләндерелүен һәм төзелүен дә әйтте. Әлеге эшләрнең гомуми бәясе – 33 миллиард сум. «2020 елдан бирле Татарстанда республика Рәисе тарафыннан тәкъдим ителгән «Безнең ишегалды» программасы да уңышлы тормышка ашырыла. Биш елда биш меңнән артык ишегалды танымаслык булып үзгәрде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шунысы да мөһим, республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә бәйле бер генә карар да халык фикереннән башка кабул ителми».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре