Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатлыгына кандидатлар республика районнарында һәм шәһәрләрендә халык белән очрашуны дәвам иттерә. «Бердәм Россия берләштерә» автобус марафоны бу юлы Лениногорск шәһәрендә узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин иң элек шәһәрдәге Мәснәви Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең икенче бинасындагы капиталь төзекләндерү эшләре белән танышты. «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында алып барыла торган ремонт 35 млн сумга төшкән. Аны яңа уку елы башланганчы төгәлләргә ниятлиләр. Сәнгать мәктәбе директоры Ольга Мишева сүзләренә караганда, яңа бинага 150 бала йөреячәк. Сигез уку кабинеты булачак, беренче катта методик кабинет һәм күргәзмә залы ясарга җыеналар.
– Балаларын бу мәктәпкә җибәрүче әти-әниләр аларның киләчәге өчен тыныч, дип уйлыйм. Бу – эстетик тәрбияләү генә түгел, һөнәр үзләштерү дә. Сәнгать мәктәбе Лениногорск укучыларын берләштерәчәк үзәк булыр дип ышанам. Безнең өчен бу бик мөһим, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аннан соң парламент җитәкчесе шәһәр һәм район активы белән очрашты.
Мәдәният йортында узган очрашуда катнашучылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште, сайлау кампаниясе мәсьәләләре буенча фикер алышты.
– Урак өсте булса да, халык белән еш очрашып торабыз. Республиканың күп районнарына һәм шәһәрләренә барабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. –Кешеләр килә, кызыксына, сорауларын бирә, үз проблемаларын җиткерә. Без аларны ишетәбез, борчыган мәсьәләләрен партиянең сәяси советында карыйбыз. Әлеге бурычлар шул рәвешле хәл ителә. Бу халык белән эшләүнең иң дөрес сайланган формасы дип саныйм. Кешеләр кая мөрәҗәгать итә алуын белергә тиеш. Безгә сайлаучыларыбызның ышанычы бик мөһим. Шуңа күрә безнең сәяси партия киләчәктә дә халык белән тыгыз элемтәдә булачак. Махсус хәрби операция, икътисадый санкцияләр шартларында, бу гади бурыч түгел, әмма без мөмкинлекләр табабыз.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың уртак уңышларында Лениногорск халкының өлеше зур булуын әйтте.
– Авырлыкларга карамастан, республиканың күпвекторлы икътисадын саклап кала алдык. Бүген мөмкинлекләр күп, федераль программалар, республика проектлары бар. Аларның тормышка ашырылуын Лениногорскида үз күзләрем белән күреп шатландым. Болар барысы да Татарстан җитәкчелегенең, муниципалитетларның, республика халкының зур тырышлыгын таләп итә. Мин сезгә рәхмәтемне белдерәм.
Сайлаучылар куйган бурычларны хәл итү өчен, парламентның тотрыклы булуы кирәк. Дөрес сайларсыз дип ышанам, – дип мөрәҗәгать итте район халкына Дәүләт Советы Рәисе.
Район башлыгы, Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат Рәгать Хөсәенов җирлекнең кайбер проблемаларына тукталды.
– Проблемалар бар һәм булачак, әлбәттә. Әмма без бик күп эшләдек тә. Республика мөмкинлек биргән барлык программаларда катнашабыз. Хәзер аларның саны 30дан артык. Алар арасында иң мөһиме һәм безнең өчен иң актуаль проблема – юллар. Без – нефть төбәге, тирә-якта карьерлар, зур йөк машиналары бөтен район аша уза, шуңа күрә юллар бик тиз яраксыз хәлгә килә. Аларны көн саен диярлек төзекләндерергә туры килә. Әмма зарлану гөнаһ булыр иде, быел гына да юлларга 900 миллион сумга якын акча бирелде. Шулай да бу актуаль мәсьәлә булып кала. Авыллардан, шәһәрдән, шәхси секторлардан да мөрәҗәгать итәләр, – диде ул.
Район башлыгы инженерлык инфраструктуралары темасының да бик мөһим булуын әйтте.
– Инженерлык челтәрләренең 40–50 ел чамасы үзгәргәне юк. Бу юнәлештә эшне алып барырга кирәк, – диде ул.
Ә халыкны ни борчый? Очрашуга килгән Артур Хәсәнов районда нефть тармагына бәйле булмаган эш табу мөмкин түгел дигән фикер җиткерде. «Башка өлкәләрдә эш урыннары булдыру мәсьәләсе ничек хәл ителә?» – дип кызыксынды ул.
– Бик көткән идем бу сорауны. Нефтьтән башка булмый, бу өлкәдә эш белән тәэмин итү бездә 70 процент, – диде район башлыгы.
Шулай да Рәгать Хөсәенов районда эш табарга мөмкин булган уңышлы компанияләр барлыгын искәртте. Аерым алганда, болар су технологияләре, реагентлар җитештерүгә бәйле; сөт заводына, кошчылык фабрикасы, чүп-чарны сортларга аеру комплексына да эшчеләр кирәк булуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез