Фәрит Мөхәммәтшин: “Килгән кешегә кануннарны аңлатырга кирәк”

Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәлдә Татарстанда миграция сәясәтен тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Республикада миграцион сәясәт белән бәйле вазгыятьне тәртиптә тоту максатыннан Татарстан халыклары ассамблеясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

Мондый утырышлар исә өч айга бер мәртәбә уза. Монысында Татарстан Хөкүмәте, Иҗтимагый палата, көч структуралары, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, студентлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәсьәләнең хокукый ягына аерым тукталды, миграция сәясәте мәсьәләләрен законнар белән җайга салу җитди үзгәреш кичерүен билгеләп үтте. Узган ел законсыз миграциягә каршы көрәшкә, шулай ук миграция сәясәтен камилләштерүне күздә тоткан 14 яңа федераль закон кабул ителгән. Әйтик, алар арасында мигрант балаларын мәктәпкә кабул иткәндә рус телендә сөйләшә белүен тикшерү дә бар. Закон кабул ителгән, хәзер аның гамәлгә ашырылуын җайга саласы бар. 1 апрельдән ул гамәлгә керәчәк.
Сан
Узган ел республикада 99 меңләп кеше миграция исәбенә куелган. 46,6 проценты – Татарстанга эшләр өчен, 17 проценты – уку һәм башка шәхси максат белән килгән.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу саннар республикада эшче куллар җитмәве, аның эре сәнәгать үзәкләренең берсе булуы белән аңлатыла.
– Без – дәүләт хакимияте органнары, җәмәгатьчелек оешмалары – моңа кадәр төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын саклый алдык. Әмма без шуны аңлыйбыз: чит ил гражданнарының килүе, аларның балаларын укыту һәм адаптацияләү белән бәйле мәсьәләләр законнар кысасында тәртипкә салынырга тиеш, – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Республика чараларына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин мигрантларны ун өлкәдә, шул исәптән такси эшенә җәлеп итүне тыя торган Указны телгә алды. Парламент җитәкчесе милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен әлеге яңалыклар буенча үз ватандашларына аңлату эшләре алып барырга кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре