Бүген Витебскида (Беларусь Республикасы) Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы үз эшен тәмамлады. Аңа нәтиҗә ясап, форумда Татарстан делегациясен җитәкләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, безнең республика Россия – Беларусь Союзы хезмәттәшлеге кысаларында төбәк элемтәләрен үстерүгә үз өлешен кертә, ә форум үзе хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр һәм мөмкинлекләр ача, дип белдерде.
Форумның икенче көненең эшлекле программасы Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республика Советы Рәисе Наталья Кочанованың ике ил төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашуыннан башланды. Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
«Беларусь һәм Россия форумы катнашучылар саны, дискуссияләр дәрәҗәсе һәм ирешелгән нәтиҗәләр буенча яңа биеклек алды. Төбәкара хезмәттәшлек – ул безнең Союз дәүләтенең каркасы, һәм төбәкара элемтәләр күбрәк булган саен, безнең союз ныграк булачак» – диде Валентина Матвиенко. «Беларусь һәм Россия арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәле. Әлбәттә, алда күп эшләр тора, әмма барлык санкцияләргә һәм чикләүләргә карамастан инде без югары нәтиҗәләргә ирештек. Өстәвенә, бу, беренче чиратта, үз илләребез икътисады белән шөгыльләнергә, үз җитештерүебезгә басым ясарга кирәклеге турында сигнал булды», – диде Наталья Кочанова. Ул шулай ук Беларусь өлкәләренең Россиянең барлык төбәкләре белән хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Беларусь Республика Советы спикеры Беларусь белән товар әйләнеше буенча лидерлар унлыгында Татарстан Республикасын да атады.
Көннең икенче яртысында дәүләт хакимияте органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре, Россия һәм Беларусь эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында форумның пленар утырышы узды.
Пленар утырышта катнашучыларга видео сәламләү белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко мөрәҗәгать итте.
«Биредә, кунакчыл белорус җирендә, Беларусь һәм Россия төбәкләренең чираттагы форумы чараларында катнашып, мин тагын бер тапкыр безнең илләрнең төбәкләре арасында үзара хезмәттәшлек итүнең, үзара файдалы икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүнең яхшы ысулы табылуына инанам, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин форум кысаларында журналистлар белән аралашканда. – Валентина Матвиенко әйтүенчә, әлеге форум, беренче чиратта, төбәкләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән, бу, үз чиратында, дәүләтара диалогны алга таба үстерү өчен нигез булып тора. Татарстан – бу процесста актив катнашучы, Россия-Беларусь хезмәттәшлеге кысаларында төбәк элемтәләрен үстерүгә үз өлешен кертә. Моны безнең товар әйләнеше күләме дә раслый. Без имзалаган хөкүмәтара һәм парламентара килешүләр шулай ук Көнбатыш базарлары шактый кысылган шартларда безнең өчен Беларусь кебек ышанычлы дус илләр юнәлешендә үз эшчәнлегебезне көчәйтү өчен хезмәт итә”.
Фәрит Мөхәммәтшин форум кысаларында белорус нефтьчеләре белән аралашып, биредә «Татнефть» автозаправка станцияләренең эшчәнлеге турында сөйләшүен әйтте. «Беларусь һәм Татарстанның нефть компанияләре үзләрен көндәшләр буларак түгел, ә партнерлар буларак кабул итә», – диде парламент башлыгы.
Казан шәһәре белорусларының «Спадчына» («Мирас») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко әйтүенчә, Татарстан һәм Беларусь төбәкләренең хезмәттәшлеге бик тыгыз, товар әйләнеше югары. «Безгә, Татарстан белорусларына, тарихи ватаныбыз республика белән яхшы дуслык мөнәсәбәтләрендә булганда, бик рәхәт, – диде ул. – Татарстан белоруслары һәм Белорусьтагы татар диаспорасы арасында тыгыз элемтәләр барлыкка килде. Белорусьта алты мәчет бар, шуларның берсе Минскида, без аралашабыз, икътисад үсеше мәсьәләләре турында фикер алышабыз, товар әйләнеше үсешенә ярдәм итәбез, чөнки без төбәкләр һәм дәүләтләр потенциалын яхшы беләбез».
Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумында Россиянең 56 төбәге һәм Белорусьның барлык өлкәләре вәкилләре катнашты. Форум чаралары кысаларында төрле дәрәҗәдәге хезмәттәшлек турында 250дән артык документ имзаланды.
Фото: gossov.tatarstan.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез