Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарага эшлекле сәфәре кысасында районның сәнәгать предприятиеләрендә булды.
Ул, аерым алганда, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен җитештерүче “Рамазан икмәге” сәнгать паркы эше белән танышты, шулай ук таш эшкәртү заводы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән аралашты.
Хәзерге вакытта икмәк комбинаты 70тән артыграк атамадагы ризык җитештерә. Предприятие аена 900 тоннадан күбрәк продукция эшләп чыгара. Продукциясе Татарстан һәм Киров өлкәсендә 500дән артыграк кибеттә сатыла. Хәзерге вакытта икмәк комбинатында 72 кеше хезмәт куя.
Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Кукмараның “Мастер и камень”. Индустрия” таш эшкәртү заводына сугылды. Шәһәр казнасына иң күп акча кертүче предприятиеләрнең берсе бу. Биредә, блоктан алып, әзер эшләнмәгә кадәр, продукция җитештерүнең тулы циклы җайга салынган. Төп материаллары – Россия чыганакларыннан (Карелия, Урал, Ленинград өлкәсе), Казахстан, Финляндия, Һиндстан карьераларыннан чыгарылган гранит. Гадәти булмаган табигый рәсемле ташларның сирәк очрый торган төрләре – Бразилиядән, ак мәрмәр – Грециядән, аксыл һәм коңгырт төстәгеләре – Испаниядән, травертин – Италиядән кайтартыла.
Сүз уңаеннан, Казанның Ирек мәйданында Владимир Ильич Ленин һәйкәлен реконструкцияләүдә нәкъ менә Кукмара таш эшкәртү заводы эшләнмәләре кулланылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез