Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районында “Бердәм Россия көне” чараларында катнаша

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул партиянең “Бердәм Россия көне” проекты кысасындагы чараларда катнаша.

Районда 12 тематик мәйданчык эше оештырылган. Район үзәк хастаханәсендә тар белгечләр авыруларны кабул итә, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү мәсьәләләре буенча семинарлар, халыкны кабул итү, тормышта авыр хәлләрдә калган гаиләләр белән очрашулар уздырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәре барышында Кукмара 3 нче урта мәктәбе эше белән танышып, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук 14 яше тулган балаларга паспортлар тапшырды. 2023 елда мәктәп үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән. Биредә бүген 1 меңнән артыграк бала белем ала, 65 педагог, шул исәптән 15 яшь укытучы эшли. Бүген мәктәптә “Бердәм Россия көне” кысасында өлкән сыйныфта укучылар өчен интеллектуаль уенга йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Квиз Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышлаган. Укучылар уенда катнашып, Россия тарихы буенча белемнәрен тикшерү мөмкинлегенә дә ия булган. Фәрит Мөхәммәтшин интеллектуаль уенда җиңүчеләр һәм лауреатларны котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Парламент башлыгы балаларга мөрәҗәгать итеп, республикада һәм районда аларның киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. “Үзегезне олы тормыш юлына әзерләгез. Иң элек әйбәт белем алыгыз. Бу сезгә үзегезгә ошаган һөнәр сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Зур уңышларга ирешәчәгегезгә шигем юк. Кукмара районы – иң алдынгы һәм уңышлы районнарның берсе”.

Шуннан соң мәктәптә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел генә 14 яшен тутырган 6 укучы Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Россия гражданины паспортын алды. Тантана “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” тарафыннан гамәлгә ашырылып килүче “Гражданлык сәгате” проекты кысасында үткәрелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре