“Бердәм Россия” партиясе Рөстәм Миңнехановны быел узачак сайлауда Татарстан Рәисе вазифасына тәкъдим итәргә мөмкин. Арча районы Советы утырышы вакытында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.
– Быел Татарстан Рәисе һәм муниципалитетларның вәкиллекле органнарына 7,5 мең депутат сайлаячакбыз. Бу мәсьәләгә бик игътибарлы һәм җаваплы карыйк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, лаеклы кешеләрне депутат итеп сайларга кирәк.
– “Бердәм Россия” партиясеннән республиканың югары вазифаи заты вазифасына тәкъдим ителәчәк кандидатураны хупларга кирәк. Алга китеп, шуны әйтә алам: күпләр янәдән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплауны, аның белән халыкка чыгуны сорап мөрәҗәгать итә”, – диде парламент башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республика Рәисен, Татарстан Дәүләт Советына бер депутат һәм җирле үзидарә органнарга 7 531 депутат сайланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез