Лаеш районында берюлы ике яңа мәктәп ачылды. Комлы Кавал авылындагы «Гармония» һәм Усад бистәсендә урнашкан «Инноватика» лицейларында белем алачак укучылар, аларның укытучылары һәм әти-әниләрне бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Комлы Кавал авылындагы «Гармония» күппрофильле лицеенда 500 укучы белем алачак. Уку йортын төзүгә бюджеттан 827 миллион сумнан артыграк акча тотылган. «Мәктәпнең укытучылар белән тулысынча тәэмин ителүе дә сөендерә. Димәк, барлык фәннәр тиешенчә укытылачак, балалар зур тормышка әзерләнү өчен тулы кыйммәтле белем һәм тәрбия алачак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин тантанада.
«Гармония» лицее тәэмин ителеше ягыннан шәһәрнекеннән калышмый. Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов социаль объектлар төзү буенча район башлангычларын хуплаган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Усад авылында урнашкан «Инноватика» күппрофильле лицеенда 1500дән артыграк бала белем алачак. Әлеге уку йорты – республикада «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысасында төзелгән 8 мәктәпнең иң зурысы. «Санкцияләргә һәм икътисадый кыенлыкларга карамастан, республика яңа уку елына уңышлы әзерләнде, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары калкып чыкты, кайбер уку йортлары капиталь төзекләндерелде. Бу җәһәттән «Инноватика» күппрофильле лицее аерым урын алып тора. Бик зур һәм искиткеч матур мәктәп! Биредә беренче сыйныфлар гына да – сигезәү! Лицейга 1,5 меңнән артыграк бала укырга килде. Аларның лицейда төпле белем алып, илнең лаеклы, үз Ватанының, Татарстанның киләчәге өчен җаваплы кешеләр булып үсәчәгенә ышанам».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез