Фәрит Мөхәммәтшин: «Мәктәп волейбол лигасының киләчәге зур»

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Зенит-Казан» волейбол клубы җанатарлары белән очрашты, ә җанатарлар, үз чиратында, яңа сезон уенчылары белән танышты.

Залга җыелучыларны Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Тантаналы чарада шулай ук Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Дәүләт Советы депутаты, «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, клуб директоры Олег Брызгалов катнашты.

Республиканың спорт казанышлары байтак. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубы командаларының югары дәрәҗәле ярышларда яулаган җиңүләрен аерым билгеләп үтте. Төгәлрәк әйткәндә, барлыгы 43 комплект алтын медаль. Клуб тарихында – 13 тапкыр Россия чемпионы исеме, 6 тапкыр Чемпионнар лигасы җиңүчесе титулы, Клублар арасында дөнья чемпионаты һәм башка бик күп дәрәҗәле бүләкләр. Бу җиңүләр – команда рухының, сәләтле спортчыларның, оста тренерларның һәм, һичшиксез, Татарстанның спортка булган игътибарының нәтиҗәсе.

«Үзенең 25 еллык тарихында «Зенит-Казан» волейбол командасы уникаль спорт клубына әверелде, илебез чемпионаты лидеры булды һәм лаеклы рәвештә клуб волейболының дөньякүләм элитасына керә», дип басым ясады ТР Волейбол федерациясе президенты.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың волейбол казанышларына югары бәя биреп, «Зенит – Казан» волейбол клубының «Мәктәп волейбол лигасы» (МВЛ) проектына күрсәткән зур ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде. Бу проект – яшь буынны спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим адым.

Узган сезонның саннары да моңа дәлил: МВЛ кысаларында үткәрелгән чаралар 770тән артык мәктәпне, 35 меңнән артык баланы берләштергән. Якынча 14 мең матчта 6 меңгә якын команда көч сынашкан.

«Күпме баланың волейболга тартылганын күз алдыгызга китерегез! Бу – аларның сәламәтлекләрен ныгыту дигән сүз. Моннан тыш, үз мәктәпләре, үз районнары өчен уйнаганда, балалар патриотизм рухында тәрбияләнәләр», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, яшь спортчыларны рухландырып.

Ул шулай ук волейболны бу югарылыкка күтәргән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Мәктәп волейбол лигасының киләчәге зур. Күпләр өчен ул профессиональ спортка, безнең «Зенит – Казан» һәм «Динамо-Ак Барс»командаларына беренче баскыч булыр дип ышанам», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, волейбол татарстанлылар арасында популярлашып бара. Ул – мавыктыргыч, арзан һәм уңайлы спорт төре. «ЗенитКазан» командасында алты уенчының мәктәптән, училищеләрдән үтеп, төп составка кадәр баруы аеруча сөендерә, – дип билгеләп үтте ул. Парламент башлыгы яңа сезонга яхшы старт һәм яңа спорт уңышлары теләде.

Команда сафларына дүрт яңа уенчы кушылды. Алар:Константин Абаев һәм Михаил Вышников, Сантьяго Данани (Аргентина) һәм Дражен Лубурич (Сербия). Яңа уенчылар тантаналы рәвештә үз формаларын һәм түбәтәйне алыр өчен иң башта уен форматындагы биремнәрне үтәде. Чара клубның яңа уенчыларыннан автограф-сессия белән тәмамланды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

ТаңЧулпан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре