Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

Үз торагың турындагы хыял мөмкин кадәр тизрәк чынга ашарга һәм бу мәсьәләдә һәркем, шәһәрдә яшиме ул, әллә авылдамы, тигез шартларда булырга тиеш.

Мәскәүдә узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашучылар әнә шулай дип белдерде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Закон чыгаручылар Советы рәистәшләре – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәргән утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә – торак белән тәэмин итү һәм торак инфраструктурасын үстерү. «Үз торагы булу – теләсә кайсы гаиләнең хыялы, – диде Валентина Матвиенко. – Гаиләдә балалар күбрәк тусын өчен бу хыял 10–15 елдан түгел, ә мөмкин кадәр иртәрәк тормышка ашарга тиеш». Ул билгеләп үткәнчә, хәзер торак белән тәэмин итүгә, торак төзелешен, социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә программалар нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырыла. Шул ук вакытта гамәлдәге программаларны көйләп бетерергә кирәк, дип тә искәртте ул. Мисалга гаилә ипотекасын китерде. Валентина Матвиенко фикеренчә, ипотека ставкасын балалар саныннан чыгып билгеләргә кирәк.

Вячеслав Володин сүзләренә караганда, торак алу мөмкинлеге мәсьәләләре торак сәясәтендә мөһим урын алып тора.

– Безнең өчен төп күрсәткеч – торак алу мөмкинлеге. Квадрат метрлар күп булырга мөмкин. Ләкин бу ни дәрәҗәдә торак алу мөмкинлеге турында сөйли? – диде ул.

Дәүләт Думасы Рәисе әйтүенчә, шартлар һәркем өчен бертигез булырга тиеш. – Мәскәүдә, Камчаткада, Мурманскида яки Костромада яшәүчеләр өчен дә. «Безнең илдә барлыгы 1119 шәһәр бар, шуларның 949 ы – халык саны 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр. Һәр дүртенче кеше кечкенә шәһәрдә яши. Әгәр аларны авылда яшәүчеләр белән берләштерсәк, бу – халыкның 43 проценттан артыгы дигән сүз. Шуңа күрә нәкъ менә кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда торак алу мөмкинлеге мәсьәләсен хәл итү өстенлекле бурыч булып тора», – диде Вячеслав Володин.

Татарстанны торак төзелеше, социаль һәм коммуналь инфраструктураны яңарту мәсьәләләрен хәл итү буенча берничә тапкыр әйдәп бара торган төбәк буларак телгә алдылар. Республика торак тапшыру күләме буенча ил күләмендә – алдынгы урыннарның берсендә, Идел буе федераль округында беренче урында тора. 2021 елдан башлап ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырыла һәм бу күрсәткеч ел саен артып бара. Татарстанда ярдәм чаралары да гамәлдә. Аерым алганда, гаилә ипотекасы (уртача ставка – 5,8 процент), IT-белгечләр өчен ипотека (5,79 процент), авыл җирендә торак сатып алуга авыл ипотекасы (3 процент), «Социаль ипотека» программасы эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышка йомгак ясап, көн тәртибендәге мәсьәләләрнең әһәмиятен ассызыклады.

– Сүз торак алу мөмкинлеге турында бара, шул исәптән авылда да, – диде ул. – Авылга, анда яшәүчеләргә, андагы торак төзелешенә ярдәм аеруча мөһим. Шул ук вакытта шәхси торак төзелеше күрсәткечләрен саклап калырга кирәк. Әйе, бәлки авыл җирендә күпфатирлы йортлар төзү арзанракка төшәдер, әмма авыл халкының яшәү рәвеше җир, хуҗалык һәм үз йортлары белән бәйле. Авыл тормышын һичшиксез сакларга кирәк. Бу күпмилләтле халкыбызның традицияләре, мәдәнияте яхшырак саклану һәм буыннан-буынга күчү өчен дә мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре