Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитештерүе предприятиеләре, үзмәшгульләр продукциясе куелган күргәзмә белән танышты.
Хисап сессиясе Менделеевск мәдәният йортында узды.
Сессиядә төп доклад белән Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров чыгыш ясады. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продуктның фаразланган күләме 34,4 млрд сум тәшкил итә – ТРда 20 нче урында. Эре предприятиеләр тарафыннан төяп җибәрелгән товарлар күләме 39 миллиард сумга якынлашачак, бу 2024 ел белән чагыштырганда 12%ка үсеш күрсәтә. Бу – республикада 10 нчы урын.
«Җитештерү нәтиҗәлелегенең мөһим индикаторы хезмәт җитештерүчәнлеге буенча югары позицияләрне саклап калу булды – без республикада 12 нче урында торабыз, – дип басым ясады Роберт Искәндәров. – 2025 елда сәнәгать җитештерүе индексы 93% тәшкил итте. Күрсәткечнең мондый булуы шәһәр барлыкка китерүче «Аммоний» предприятиесенең капиталь ремонт өчен планлы тукталуы белән бәйле, бу процедура ике елга бер тапкыр үткәрелә. Төп предприятиедә җитештерү күләменең вакытлыча кимүе гомуми тармак күрсәткечләренә йогынты ясаса да, ул район икътисадының системалы проблемалары турында сөйләми».
Менделеевск районы икътисадый үсешенең өстәмә драйверы булып актив инвестиция сәясәте тора. Узган елда инвестицияләрнең гомуми күләме (бюджет акчаларын исәпкә алып) 4,8 млрд сумга җиткән. 2026 елда районда масштаблы инвестиция «Аммоний 2» – карбамид һәм аммиак җитештерү комплексы төзелешенә көтелә. Инвестицияләр күләме 325 млрд сум тәшкил итәчәк, проект 500дән артык яңа эш урыны булдырачак. Шулай ук район икътисадының иң мөһим үсеш ноктасы булып «Менделеевск» алгарышлы үсеш территориясе» кала. «Бүгенге көндә аның резидентлары булып 2 млрд сумнан артык инвестицияләр керткән һәм 176 эш урыны булдырган 21 компания тора, – дип белдерде Роберт Искәндәров. – 2025 елда «Менделеевск» АҮТ реестрына өч яңа резидент керде. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру 2026 елда башланачак. Инвестицияләрнең гомуми күләме 672 млн сум тәшкил итәчәк, 111 эш урыны булдырылачак. Хәзерге вакытта тагын ике потенциаль җитештерүче гаризалар тапшыруга әзерләнә».
Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, эре инвестицияләрне уңышлы җәлеп итү кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыра. Менделеевск районында 826 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, 2300гә якын кеше – үзмәшгуль. Кече һәм урта эшмәкәрлек секторында эшләүчеләрнең гомуми саны 3,5 меңнән артык кеше тәшкил итә, бу эшкә сәләтле халыкның гомуми санының 30%ы. «Бу күрсәткечләр кече бизнесның эре сәнәгатьне тулыландырып кына калмыйча, җирле икътисадның мөстәкыйль драйверына әверелүен дә раслый», – дип ассызыклады район башлыгы.
Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, Менделеевск районы өчен авыл хуҗалыгы секторы стратегик яктан мөһим булып кала. Барлык категория хуҗалыклар буенча тулаем продукция күләме 1,5 млрд сумга якын тәшкил иткән. «Уңайсыз һава шартларына карамастан, җирле аграрийлар 31,6 мең тонна бөртекле культуралар җыя алдылар. Уңдырышлылык гектардан 27,2 центнер тәшкил итә. Татарстан авыл хуҗалыгы буенча төп икътисадый күрсәткечләр рейтингында район 27 нче урынны алды. Моңа кадәр эшкәртелми торган 1,5 мең гектар җир әйләнешкә кертелде», – дип басым ясады район башлыгы.
Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Менделеевск районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. «Районда эшләүче предприятиеләр бу процесска бик актив кушылдылар», – диде парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районының авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә аерым тукталды. Муниципалитет республикада 1 гектар авыл хуҗалыгы җирендә сөт җитештерү буенча 38 нче урында һәм 1 сыердан савым буенча 37 нче урында тора. «Район әлегә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә әлләни югары нәтиҗә күрсәтми: республиканың 1,24% чәчүлек җиренә ия була торып республика күләмендә сезнең акчалата керемнең чагыштырма күләме 0,42% тәшкил итә. 2025 елда агросәнәгать комплексының җыелма рейтингында район 27нче урында – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин район активына. – Бу сезнең урын түгел. Менделеевскиның хезмәт сөючән халкы республика икмәгенә зуррак өлеш кертергә сәләтле булуына ышанам».
Район икътисадының үсеш потенциалы күбесенчә кече хуҗалыкларның торышына бәйле, дип саный парламент җитәкчесе. «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рейтингында район 31 урында. Республикада бу өлкәдә федераль һәм республика законы буенча ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан, грант программалары гамәлдә. Аларда активрак катнашыгыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Менделеевск районының үсеш резервлары бар, дип саный Дәүләт Советы Рәисе. «Әйе, санкцион чикләүләр шартларында эшлибез, әмма үзебезнең конкурент өстенлекләребезне тагын бер кат карарга, үсешнең яңа нокталарын билгеләргә, дәүләт ярдәме чараларын максималь файдаланырга кирәк», – дип басым ясады парламент башлыгы.
Хисап сессиясе ахырында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез