2008-2009 елгы кызлардан торган команданы Менделеевск районы «Батыр» спорт мәктәбенең волейбол бүлеге тәкъдим итә. Волейболчыларны Александр Басаркин өйрәтә.
Спортчылар күп тапкырлар югары нәтиҗәләргә иреште: 2022 елдан башлап алар «Б» төркемендә (кече шәһәрләр һәм авыл районнары) волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә алты тапкыр җиңү яулады. 2024 елда кызлар шулай ук пляж волейболы ярышларында беренче урынга лаек булды.
Фәрит Мөхәммәтшин яшь волейболчыларны уңышлары белән котлады һәм аларга спортта яңа казанышлар теләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез