Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау мәсьәләләре игътибар таләп итә»

Бүген Яшел Үзән районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның тел төрлелеген һәм традицион мәдәниятен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта профильле министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан халыклары Ассамблеясе утырышы Осиново бистәсендә В.В.Карпов исемендәге лицейда узды. Хәзерге вакытта биредә 25тән артык милләт вәкилләре белем ала, уку йортында балаларны тәрбияләүгә һәм социализацияләүгә, шул исәптән мәдәниятне, патриотизм һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, талантларны үстерүгә басым ясалган.

«Ассамблея утырышын Яшел Үзән җирендә уздыру һич тә очраклы түгел, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып. – Яшел Үзән – эшчән шәһәр, шул ук вакытта яшелүзәнлеләр күпмилләтле республикабызның социаль-икътисадый үсешенә генә түгел, Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга да зур өлеш кертәләр».

«Социаль объектларда, мәгариф учреждениеләрендә булганнан соң, без районда элеккечә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга, этномәдәни үсеш мәсьәләләренә зур игътибар бирүләренә инандык, бу безнең кебек күпмилләтле республика өчен бик мөһим, анда 175 милләт вәкиле яши, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерү, яшь буынга тапшыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау – ул безнең бурычыбыз. Моңа Татарстан Халыклары ассамблеясе үз өлешен кертә».

Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе ассызыклаганча, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, мәдәниятара багланышларны ныгыту мәсьәләләре көн саен игътибар һәм килешенгән гамәлләр таләп итә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика районнарында милләтара татулык өлкәсендәге проектлар барлыкка килә һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. «Бу безнең филиаллар һәм вәкиллекләр, Дуслык йортлары һәм үзәкләре эше, милли мәдәниятләр фестивальләре, балалар һәм яшьләр өчен белем бирү программалары. Бу кыйммәтле тәҗрибәнең бөтен республика казанышы булуы, тиражлануы һәм хуплануы бик мөһим», – дип басым ясады парламент җитәкчесе.

Парламент башлыгы әйтүенчә, бүген тыныч һәм иҗади атмосфераны саклап калу бик мөһим. «Татарстанның киләчәктә дә бердәмлек һәм татулык территориясе булып калуы, мәдәниятләрнең конструктив диалогы, барлык халыкларыбызның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт белән карау – сезнең белән безнең алда торган бурыч. Уртак тырышлык белән без бу атмосфераны саклаячакбыз һәм ныгытачакбыз», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы шулай ук киләсе җомга көнне, 17 октябрьдә, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасын ирештерәчәген искәртте. «Район активын, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләрен әлеге программа документын җентекләп өйрәнүләрен сорыйм. Рөстәм Нургалиевич милләтара татулык мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирә, ә бу безнең турыдан - туры бурычларыбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Яшел Үзән районында, муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, 73 милләт вәкиле яши. Татарстан халыклары ассамблеясенең җирле вәкиллеге 12 милли иҗтимагый берләшмәне берләштерә. «Яшел Үзән районы Татарстанда иң зурларның берсе, республика буенча без халык саны буенча бишенче урында, прописка институты буенча 170 мең кеше яши, чынлыкта күбрәк, – дип белдерде район башлыгы. – Халыкның салмак ассимиляциясе бара, шуңа күрә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту сәламәт һәм имин социаль хезмәттәшлек тармагының берсе булып тора».

Яшел Үзән районында мәгариф өлкәсендә милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирелә. Татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары челтәренең эшчәнлеге көчәя. Районда алар – 28. Рус телендә белем бирүче 11 мәктәптә татар сыйныфлары эшли.

«Быел йомгаклау имтиханнарында татар телен 278 чыгарылыш сыйныф укучысы сайлады, уртача балл 4,87 тәшкил итте, бу республика белән чагыштырганда югарырак», – дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Татарстанда чит ил гражданнары арасында миграция ситуациясе һәм хокук бозулар турында Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев сөйләде. «Республикада миграция агымы элеккечә кала. Ел башыннан Татарстанга 180 мең чит ил гражданы күчеп килгән. Яшел Үзән районында алар ике меңнән артык. Үзбәкстаннан килүче гражданнар саны 9 мең кешегә арткан. Шул ук вакытта Кытай, Төркия һәм Ираннан мигрантлар 5 меңгә азрак килгән. Даими яшәүче чит ил гражданнары саны 25% ка арткан», – диде Марат Галиев.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү һәм милли мәдәниятләрне үстерү өчен шартлар тудыру буенча алып барылган эшкә югары бәя бирде, шулай ук район халкына бу юнәлештә проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуын теләде.

«Халыклар ассамблеясе советының күчмә утырышы – халык, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре белән багланышларның яхшы формасы. Без бергәләп актуаль мәсьәләләр турында фикер алышабыз. – дип белдерде парламент җитәкчесе журналистлар белән аралашканда. – Яшел Үзән районы зур сәнәгать үзәге генә түгел. Биредә төрле милләт вәкилләре яши. Биредә милли сәясәтне гамәлгә ашыру эше уңышлы оештырылган».

Утырыш республиканың милли-мәдәни берләшмәләре активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Бүген Татарстан Халыклары ассамблеясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» юбилей медале белән бүләкләнде.

Күчмә утырыш кысаларында республиканың милли хәрәкәте активистлары Осиново бистәсенең социаль әһәмияткә ия объектларында булдылар. Аерым алганда, кунаклар С.К. Гыймалтдинов исемендәге Татар гимназиясе һәм «Теплица» психологик-педагогик ярдәм үзәге эше белән таныштылар. «Бездә иҗади юнәлешләр, инженерлык түгәрәкләре һәм робот техникасы буенча дәресләр үткәрелә, – дип сөйләде үзәк директоры Ольга Гыйльфанова. – Теләге булган һәркем үзенә кызыклы булган шөгыльне сайлый һәм үз талантын үстерә ала. Киләчәктә без шулай ук республика халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләсенә бәйле юнәлешләрне үстерәчәкбез».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре