Бүген Казанда «Минем цифрлы Татарстан» дигән беренче республика рәсемнәр конкурсына йомгаклар ясалды. Әлеге бәйге Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары тарафыннан оештырылды, Татарстанның төрле районнарыннан 45 укучы җиңүче булды, тагын 26 катнашучы тамашачылар мәхәббәте призлары белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга, укытучыларга, тантанада катнашкан ата-аналарга мөрәҗәгать итте. Ул депутатларга һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына конкурсны оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, конкурс республикада Президент Рөстәм Миңнеханов Указы буенча игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында уза. «Бүген Татарстан үзебезнең ил ИТ-тармагында алдынгы төбәкләр рәтендә, бу өлкәдә 2,7 меңгә якын компания, 40 меңнән артык кеше эшли. Илдә беренче Иннополис ИТ-белгечләре өчен шәһәр төзелде, югары технологияләр өлкәсендә ике технопарк нәтиҗәле эшли», - дип басым ясады ул.
Парламент җитәкчесе мондый конкурслар яшь татарстанлыларга иҗади сәләтләрен үстерүдә ярдәм итәр дигән өмет белдерде. "Минемчә, мондый проектлар безне берләштерә, балаларыбызны цифрлаштыру шартларында үсәргә өйрәтә һәм ярдәм итә, ул безнең тормышыбызга гына түгел, уку процессына да нык керде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мондый конкурслар аша, ә алар аз түгел, шул исәптән, парламент дәресләре, "Балалар илне рәсемгә төшерә" һәм башка бәйгеләр кысаларында, без балаларга үз хисләрен һәм фикерләрен белдерергә, үзләрен зур һәм әһәмиятле эшкә катнашы булган итеп тоярга мөмкинлек бирәбез".
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, балалар цифрлы гаджетлар кулланганда, контентның эчтәлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Ул шулай ук ата-аналарга балаларның телефоннарда нәрсә караулары белән мөмкин кадәр ешрак кызыксынуларын сорап мөрәҗәгать итте.
«Минем цифрлы Татарстан» конкурсында программа чаралары һәм инструментлар (компьютер, график планшет һәм каләм) ярдәмендә бирелгән темаларга компьютерда рәсемнәр ясаган балалар катнашты.
Конкурска республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 150дән артык эш килгән. Конкурс өч этапта (муниципаль, район һәм республика) узган. Шәһәр һәм район Советларының хатын-кыз депутатлары тарафыннан бәйгенең беренче этабында һәр районнан өчәр җиңүче сайлап алынган. Сентябрь башында икенче урынны алучылар билгеле булган. Ә инде 10 сентябрьдә иң яхшы эшләр авторлары сайланган.
Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасының «Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП генераль директоры Денис Улесов, «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез