Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Котлауны ул үзенең телеграм-каналында урнаштырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин телеграм-каналын

«Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое, Татарстанның Беренче Президенты, исеме федераль дәрәҗәдә һәм дөнья масштабында танылган зирәк сәясәтче, республикада милләтара дуслыкның нигезен тәэмин иткән олпат шәхес, Россиянең алдынгы төбәге – Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә нигез салучы Минтимер Шәймиевнең гомер бәйрәме.

Һичшиксез, Татарстанның бүгенге уңышлары, илнең әйдәп баручы төбәк булып җитешүе Минтимер Шәрипович алып барган сәясәт белән тыгыз бәйләнгән. Тарихыбыз борылыш кичергән катлаулы елларда ул безнең күпмилләтле халкыбызны берләштерүгә иреште, Татарстанга заманча үсеш юлларын ачты һәм ул чактагы вакыйгаларга үзенең җаваплылыгы, сәяси ихтыяр көче аша яңа борылыш бирде.

Минтимер Шәриповичның Татарстандагы тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызуга юнәлдерелгән игътибары да зур әһәмияткә ия. Аның игелекле башлангычы белән Болгар һәм Зөя калалары, Казан соборы торгызылды, полилингваль мәктәпләр – заманча белем бирү комплекслары төзелде.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, чын күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйм. Сез – минем укытучым һәм остазым, зур сәясәткә юл ачкан кеше. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим», – диелә котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре