Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик Мирфатыйх Зәкиевка "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырды. Бу минутларда ТР Дәүләт Советында "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл утырышы бара.
"Парламент йөкләмәсен үтәп, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевка Татарстан Дәүләт Советының "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырырга телим", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Мирфатыйх Зәкиев - ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторв, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез