Бүген «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум-2024» ХV халыкара икътисадый форумында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашты. Яклар парламентара элемтәләрне алга таба үстерү һәм Россия-Беларусь берлеге хезмәттәшлеге кысаларында төбәкләр арасында эшчәнлекне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерде.
Ун ел дәвамында Беларусь Республикасы Татарстанның иң мөһим тышкы сәүдә партнерлары санына керә. Беларусь белән Татарстанның хезмәттәшлеге буенча ике яклы эшче төркем төзелде, Казанда Белорусьның илчелеге бүлекчәсе эшли, 2004 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Парламентара элемтәләр дә ныгый. Мәсәлән, 2022 елда Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Татарстан Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ә узган ел Балык Бистәсе районы һәм Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә кул куелды.
«Имзаланган парламентара һәм районара килешүләр, яңа планнар безнең дәүләтләр төбәкләре арасында хезмәттәшлек кирәклеген раслый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген, суверен дәүләтләр буларак, Россия һәм Беларусь бергә калалар, безнең илләр президентлары бу авыр вакытта бик принципиаль һәм ышанычлы эшли».
Бүген сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү буенча эшне көчәйтергә кирәк, дип саный парламент башлыгы. Парламентара хезмәттәшлеккә килгәндә, монда төп бурыч, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, кешеләр белән эшләү. «Без алга таба да ике дәүләтнең чәчәк атуы хакына тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
 «Безне тыгыз сәүдә-икътисади элемтәләр генә түгел, ә ныклы дуслык традицияләре, гомуми тарих, кан туганлыгы җепләре дә бәйли, – дип билгеләп үтте Наталья Якубицкая. – Без бер телдә сөйләшәбез. Бу бик кыйммәт тора. Әйе, бүген икътисадны үстерү, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөһим, әмма нәкъ менә дуслык нигезендә безнең мөнәсәбәтләр төзелә».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез