Фәрит Мөхәммәтшин: "Питрау Татарстанның брендына әйләнде"

Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең Республикакүләм Питрау бәйрәме гөрләде. Быел әлеге бәйрәм XXV мәртәбә узды.

Тырлау аланына җыелган кунакларны котларга Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.

- Татарстан - илебезнең үзенчәлекле урыны. Бездә 170тән артык милләт вәкилләре гомер кичерә. Күп еллар дәвамында без Татарстанның күпмилләтле халкының рухи мирасын саклауга һәм ныгытуга аерым игътибар бирәбез, - диде Парламент җитәкчесе.- Питрауны "чәчәкләр бәйрәме" дип тә атыйлар, ул русларның Каравоны, татарларның Сабан туе, чуашларың Уявы, мариларның Семыгы белән беррәттән чирек гасыр дәвамында халыклар арасындагы дуслык, үзара аңлашу мохитен булдыруга ярдәм итә. Бүген Питрау Татарстанның танылган брендларының берсенә әверелде.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, Питрау дини бәйрәмнән барлык халыкларны берләштерүче бәйрәмгә әверелде.

- Питрау атнасының шимбәсендә без Петр һәм Павелга багышланган Бөек православие бәйрәмен билгеләп үтәбез. Дини бәйрәмнән ул чын мәгънәсендә заманча дуслык, үзенчәлек, барлык халыкларның бердәмлеге, хөрмәт һәм горурлык бәйрәменә әверелде, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре