Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Профессионалы» чемпионатының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар – А.Н.Туполев исемендәге КНИТУның Техник колледжы студентлары белән очрашты. Очрашу "Бердәм Россия" иҗтимагый ярдәм штабында «Персона” проекты кысаларында узды.
Парламент башлыгы студентларга һөнәрне уйлап сайларга киңәш итте. «Гаилә традицияләрегезгә карагыз. Әти-әниләрегез кем булып эшли: һөнәр сайлау шуңа да бәйле. Яшьләрне зур тормышка әзерләү гаиләдән башлана, – Фәрит Мөхәммәтшин. – Ә менә яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү эшен мәктәптән үк башларга кирәк. Мәгариф министрлыгы алдына шундый буррыч куябыз. Без сезне төп сәнәгать предприятиеләрендә көтәбез, сез анда үз сәләтегезне, талантыгызны һәм осталылыгызны күрсәтә аласыз. Сезнең ярдәм белән республиканың киләчәге матур булачак».
Очрашуда студентлар Дәүләт Советы Рәисенә сораулар да бирделәр. Аның бала чагында кем булырга хыяллануы, карьерасында һөнәри белем бирүнең роле ни дәрәҗәдә зур булуы белән кызыксындылар. «Мин нефть районында – Әлмәт районының Рус Акташы бистәсендә үстем. Әлбәттә, нефтьче булырга хыялландым, – дип искә алды парламент җитәкчесе. – Әзер белгечләр һәрвакыт кирәк».
Студентларны КНИТУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Кирилл Охоткин белән колледж директоры Кадрия Сибгатова да котлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез