Бүген Казанның Җиңү паркында Россия һәм Татарстан профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгына багышланган бәйрәм булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм төбәк Хөкүмәте исеменнән профсоюз активын, кунакларны һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Профсоюз – икътисадның барлык тармакларындагы йөзләгән хезмәтчәнне берләштерә, оешмалар хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен яклый һәм бик күп социаль бурычларны хәл итә торган гаять зур оешма. Без барыбыз да профсоюз мәктәбен уздык һәм узабыз», – диде сәясәтче.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, профсоюзлар хезмәт һәм ялны оештыруга зур өлеш кертә, хезмәт коллективлары күтәргән мәсьәләләрне иң югары дәрәҗәдә хәл итә.
Ул Татарстан Профсоюзлар федерациясенә һәм аның җитәкчесе Елена Кузьмичевага аерым, шул исәптән, махсус операция катнашучыларына ярдәм иткән өчен дә рәхмәт белдерде. «Профсоюзлар алгы сафта илебезне яклаучы егетләргә зур ярдәм күрсәтә. Сезнең ярдәм белән күпме гуманитар йөк җыелды һәм Донбасска җибәрелде! Зур рәхмәт сезгә!» – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Килгән кунакларны Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне һәм профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгы белән республиканың Профсоюзлар федерациясе рәисе, Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева да котлады. Ул төбәк җитәкчелегенә һәм шәхсән республика Рәисенә профсоюзларның социаль партнерлыкны үстерү һәм «хезмәт кешесе турында кайгырту» инициативаларына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук ул, «сөйләшүләрнең бердәм өстәлендә» «көнүзәк мәсьәләләрне» хәл итүләре өчен оешма җитәкчеләренә, шулай ук ветераннарга рәхмәт белдерде, аларның Татарстан үсешенә керткән өлешләренә игътибар юнәлтте.
Елена Кузьмичева сүзләренчә, профсоюз хәрәкәте лидерлары һәм активистлары иҗтимагый эшне төп эшчәнлекләре белән бергә алып бара. «Бөтен профсоюз эше сезнең җилкәгә ята. Моның өчен сезнең алда баш иям!» – диде ул.
Чараның төп сәхнәсендә республиканың хезмәт династияләрен бүләкләделәр, шуннан соң бәйрәм концерты башланды. Программаның хедлайнерлары – Фирдүс Тямаевһәм «Волга-Волга2 төркеме.
Моннан тыш, Җиңү паркында Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе белгечләреннән хезмәт мөнәсәбәтләре, хезмәтне саклау һәм шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин иде. «Хезмәт кешесе» фотокүргәзмәсе эшләде, яшь кунаклар өчен уеннар һәм бәйгеләр белән мәйданчыклар оештырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында чарада катнашучылар тарихи хәтерне саклау һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Бүген республика профсоюзлары махсус операция зонасына төзелеш материалларыннан һәм беренчел кирәк-яракларыннан торган чираттагы ярдәм партиясе җибәрде.
Чарада Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин, Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез