Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында эш сәфәрендә, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрә. Семинарга республиканың 10 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре чакырылган иде.
Мамадыш районында узган зона киңәшмәсе кичә Чистайда башланган шундый семинарлар сериясен дәвам итә. Май-июнь айларында зона киңәшмәләре шулай ук Сарман һәм Чүпрәле районнарында узачак. Исегезгә төшерәбез, авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре республикада традициягә керде һәм быел инде 17 нче мәртәбә уздырыла.
Парламент башлыгының эш сәфәре Мамадыш районының Олыяз авылында «Фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эше белән танышудан башланды. Кооператив 2019 елда оешкан, аның җитәкчесе Марс Юнысов авыл хуҗалыгы белән 25 елдан артык шөгыльләнә. Республика программалары буенча алынган 15 млн сумлык грантлар сөт эшкәртү цехы төзергә һәм аны сату өчен җайланмалар сатып алырга мөмкинлек биргән. Оешма 486 пайчыны берләштерә, кооператив әгъзаларыннан һәм җирле халыктан сөт сатып алу белән шөгыльләнә, продукцияне суытып сөт комбинатларына җибәрә. 2024 елда «Фермер» кооперативы 171 млн сумнан артык табыш алган. Монда шулай ук ит продукциясен эшкәртә һәм агротуризмны актив үстерә башлаганнар. Фәрит Мөхәммәтшин кооперативның эш шартлары, сөткә сатып алу бәяләре, продукциягә ихтыяҗ нинди булуы белән кызыксынды.
Җитештерү бар, база бар, иң катлаулысы – сату, аны алга таба үстерү өчен җайга салырга кирәк», – дип басым ясады парламент җитәкчесе кооператив җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмә Олыяз авылы мәдәният йортында узды. Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кече агробизнеска ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Бу юнәлеш һәрвакыт өстенлекле булып кала. «Кыенлыкларга карамастан, 2024 елда уңай тенденцияләр сакланды, республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләре үсешенә ирешелде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 341 миллиард сумнан артып китте, бу күрсәткечләр буенча Татарстан, Краснодар һәм Ростовтан кала, ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә».
Узган ел шәхси хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә 2,4 млрд. сум юнәлдерелгән. Бүгенге көндә республика фермерларына Татарстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 42% туры килә.
Парламент башлыгы киңәшмәдә сүз уңышлар турында гына түгел, ә булган резервлар турында да барачагын әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика сөт саву буенча беренче урында тора, шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны кими бара. «Анализларга, бу мәсьәләләргә төшенергә һәм хәл итү юлларын табарга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе киңәшмәдә катнашучыларга. – Безнең семинар-киңәшмәләрнең максаты – катлаулы хәлләрне хәл итүдә бергәләп яңа алымнар табарга тырышу, сезгә дәүләт, иҗтимагый һәм кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тагын бер кат хәбәр итү».
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә киңәшмәгә йомгак ясап, сөйләшүнең күпкырлы һәм эчтәлекле булуын, авыл товар җитештерүчеләренең хәлләренә һәм проблемаларына тулы анализ ясалуын әйтте. «Татарстанда бу мәсьәләләр белән актив шөгыльләнүләренә, дәүләт федераль һәм республика программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруга зур акчалар тотылуына тиешле бәя бирергә кирәк, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Авыл эшкуарлыгына ярдәм итү, республикада авыл халкына игътибарны киметергә җыенмыйбыз».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез