Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты.
Элла Памфилова Казанда төбәк сайлау комиссияләренең мәгълүмат хезмәтләре җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнаша. Бүген ул сайлау комиссияләренең матбугат хезмәтләре өчен лекция белән чыгыш ясарга планлаштыра.
“Бүген Казанда сайлау кампанияләрен югары дәрәҗәдә уздыру буенча гаять мөһим миссияне үтәүче сайлау комиссияләре вәкилләре җыелды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Быелның сентябрендә Татарстан Рәисен сайлаулар узачак. Моннан тыш, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайларга кирәк булачак. Муниципаль советларның вәкаләтләре аз түгел, шуңа бәйле рәвештә территория сайлау комиссияләре һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләренә зур җаваплылык йөкләнә».
Очрашуда шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез