Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген эш сәфәре белән Түбән Новгородка килде, анда ул XII тапкыр үткәрелә торган Россия һәм Беларусь төбәкләренең «Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» форумы эшендә катнаша.
Ел саен үткәрелә торган форумны, гадәттәгечә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы оештыра. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында форум тарихи хәтерне һәм тарихи дөреслекне саклау мәсьәләләренә багышланган. Моннан тыш, катнашучыларның игътибары үзәгендә – союздаш дәүләтләрнең интеграцион процессларын тирәнәйтү, Россия белән Беларусьның парламентара, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрен ныгыту, эшлекле багланышларны киңәйтү, ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү.
Көннең беренче яртысында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова Россия Федерациясе субъектларының һәм Беларусь Республикасы төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашу үткәрәчәк.
Бүген шулай ук форумның пленар утырышы узачак, анда федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, дәүләт хакимияте органнары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, ике илнең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашачак.
Кичә форум кысаларында секция утырышлар узды. Анда хокукый интеграция, төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлек, агросәнәгать комплексы һәм сәнәгать кооперациясе өлкәсендә хезмәттәшлек, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук кичә форумның оештыру комитеты рәистәшләре, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова ике илнең яшьләре белән очрашты.
Форум кысаларында шулай ук мәдәни һәм мәгариф чаралары уза, Россия һәм Беларусь төбәкләренең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе һәм сәүдә ярминкәсе, форумның креатив территорияләр мәйданчыклары эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез