Фәрит Мөхәммәтшин: “Россия Президенты илебезнең куркынычсыз, бәйсез һәм лаеклы киләчәген тәэмин итүнең тәгаен программасын җиткерде”

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы сессиясенең кырык беренче утырышы уза. Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин кичә Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы уңаеннан фикерен җиткерде.

– Юллама эчтәлекле, күтәренке рухта һәм, куелган бурычларны финанс яктан тәэмин итү күзлегеннән, бик тә уйланылган иде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе әйтүенчә, Владимир Путин ил өчен катлаулы чорда чыгыш ясады.
– Россия Президенты: “Без Украина халкы белән көрәшмибез”, – дип тә ассызыклады. Украина халкы үзе дә Киев режимы һәм аның “Көнбатыштагы хуҗалары” корбанына әверелде. Президент искәрткәнчә, безнең илгә каршы санкцияләр кертүчеләр теләкләренә ирешә алмады, – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, махсус хәрби операция барышында туганнарын һәм якыннарын югалтучы гаиләләргә, ветераннарга ярдәм йөзеннән махсус фонд оештыру карары бик мөһим.
– Һәр ветеран, һәр гаиләгә аерым социаль хезмәткәр, координатор беркетеләчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлеге эш төбәкләрдә быел ук башланачак.
Дәүләт Советы Рәисе киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка арттырып, 19 мең 242 сумга җиткерүне, югары белем бирүнең элеккеге традицион системасын кайтаруны да уңай бәяләде. Юллама барышында билгеле булганча, илнең мәгариф тармагын зур үзгәреш көтә. Вузларда уку вакыты 4–6 елга калачак. Тар белгечлекләр буенча магистратурада яки ординатурада белем алуны дәвам итәргә мөмкин булачак. Аспирантурада исә фән һәм укыту эшчәнлеге буенча белгечләр әзерләячәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре